Район үзешчән сәнгать коллективлары смотрының Гран-приена Пучы мәдәният йорты коллективы лаек булды (фотолар)
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты узды.
3 сәгать дәвам иткән концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, татар милли мәдәнияте белән бергә мари, чуаш, рус халыкларының сәнгать үрнәкләре белән танышты. Төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге авыл кешеләрен берләштергән коллективлар ут чәчеп биеделәр, күкрәк тутырып җырладылар, әдәби әсәрләрне яттан сөйләделәр.
Смотр- конкурста барлык авыл җирлекләреннән 63 мәдәният йорты коллективы катнашты.
Жюри тарафыннан 300 гә якын концерт номеры каралган, аларда 1 мең үзешчән артист чыгыш ясаган.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов залдагыларның фикерен чагылдырып, концертның үзешчәннәрнекеннән битәр профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгәнлеге хакында әйтеп,
барлык артистларга, мәдәният хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде:
- Актаныш мәдәниятенең үзенең мәдәнияте бар. Бу югары дәрәҗәдәге культура! Шушы сәхнәдә гөрләтеп КВНнар, халык театрлары декадасы, балаларның "Йолдызлык" фестивале узды. Актанышта җыр, бию, моң туктарга тиеш түгел. Чөнки Актаныш Татарстанның мәдәни башкаласы ул. Данлы "Агыйдел"ебез, "Ший Памаш"ыбыз, гөрләтеп концертлар куя торган коллективларыбыз бар.
![]()
Махсус хәрби операциядәге егетләребез дә исән-сау җиңүләр белән кайтып менә шушы залларда утырсыннар иде. Егетләребез безнең йөрәкләрдә, алар безнең шушы матур тормышыбыз өчен гомерләрен бирде. Аларны онытмыйк. Тату яшик, бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, ярдәм итеп, актанышлылар булып матур итеп яшәгез!
Ленар Рафак улы иң элек концерт алдыннан тәкъдим ителгән "Тарихи бишек" этнографик күргәзмә җиңүчеләрен хөрмәтләп Мактау кәгазьләре тапшырды.
Концерт башланыр алдыннан һәр җирлек үзенең танылган шәхесләре белән бәйләп бишекләр тарихын презентацияләде, тамашачыларны бай мирасыбыз белән таныштырды.Концерт өлеше буенча 13 мәдәният йорты "Җиңүгә омтылыш" , ә Мари Суыксуының "Ший Памаш" ансамбле
"Миллилекне саклау" номинациясендә бүләкләнде.
Призлы урыннарга килгәндә, 3 нче урында: Аккүз, Әтәс авыл мәдәният йортлары.
2 урында: Яңа Әлем, Иске Богады
, Кәзкәй авыл мәдәният йортлары.
1 урында: Киров һәм Иске Кормаш мәдәният йортлары.
Гран-прига Пучы мәдәният йорты коллективы лаек булды. Пучылыларның җиңүе һәркем өчен көтелгән иде. Әлеге җирлекнең "Яшьлек" бию коллективы бүгенге концертның йөзек кашы булды.
Исеменә җисеме дә тәңгәл шул, яшьлек дәрте ургылып торган 8 пар биюче "Сабантуй" һәм рус биюләре белән таң калдырды. Афәрин, башка авыл җирлекләренең дә сәхнәләрен тәҗрибәле артистлар белән бергә менә шундый егет-кызлар бизәсен иде.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев