Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район оешма предприятие, уку-укыту учреждениеләренең сәнгать коллективлары смотр конкурсы башланып китте

Актаныш районы мәдәният йортында Россиякүләм Гаилә елы, Бөтендөнья татар конгрессының “Шәхесләр” елы уңаеннан район оешма предприятие, уку-укыту учреждениеләренең сәнгать коллективлары смотр конкурста катнашалар.

Беренчеләрдән булып 8 апрель көнне балалар бакчалары коллективларының смотр концертының сайлап алу туры башланып китте. Смотр концертының беренче өлешендә "Ромашка", "Каенкай", "Алтынчәч", "Умырзая", "Тылсым", "Әтәчкәй", "Кояшкай" балалар бакчалары үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.Икенче өлештә төрле жанрлар буенча чыгыш ясадылар. Бу хакта безгә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае хезмәткәрләре хәбәр итте. 

- Гаилә белән дә чыгыш ясаучыларның булуы аеруча сөенечле. балалар бакчалары смотрга әзерләнеп актив рәвештә катнаштылар. Барлык үзешчәннәргә дә зур рәхмәт!- ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев