Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда яңа термаль комплекс 1 мартта ачылачак
Казанда Оренбург трактында төзелгән яңа термаль комплекс 1 мартта ачылачак.
-
Каен полосалары юлны капламасын!
Салих Хөснияров урамындагы каен полосасы юлдан узган машналарга да, шушы урамда яшәүчеләргә дә куркыныч тудыра башлаган иде. Кайчандыр басуларга кар тотар өчен утыртылган нәни каеннар хәзер зур булып үстеләр, җилле-давыллы елларда төбеннән шартлап сынып юлга аркылы төшкән вакытлары да булды. Бүген әлеге агач полосасын кисү эшләре бара.
-
Актаныш юллары кардан арындырыла
Кыш кар-бураннары белән кадерле. Актанышта халык яшәешенә, эшчәнлегенә зыян китермәсен өчен даими рәвештә урамнар, ишек аллары чистартылып тора.
-
Быел Актанышта янгын сагы хезмәте өчен яңа бина төзеләчәк
2025 елда Актанышта күпсанлы төзелешләр көтелә. Шуларның берсе- «Сугаз» оешмасы янында 103 нче санлы янгын сагы хезмәте өчен яңа бина салыначак.
-
Актанышта яңа тау чаңгысы комплексы төзеләчәк
Актаныш районында тау чаңгысы үзәген төзү концепциясе 2018 елда барлыкка килеп, проектны тормышка ашыру өчен 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Комплекс «Батыр» спорткомплексы һәм Сабантуй уздыру урыны янында урнашачак.
-
Юл чистартучылар кышка әзерме?
Көннәр суытуга таба, тиздән беренче кар явар, кышкы бураннар да озакламас. Соңгы елларда тротуарларны кар басты, урамнар чистартылмый, дигән сүзләр сирәк ишетелә. Юллар өчен җавап бирүче оешмалар, алардагы хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Бүген әлеге җәмгыятьләр кышка әзерлекле керүләрен Актаныш районы җитәкчеләренә тәкъдим итте. Актаныш районы юлларын «Актаныш юллары», «КОММУНСЕРВИС» МУП һәм «ИТК» оешмалары тәртиптә тота. Әлеге оешмалардагы кырыклап техника кышка әзерлекне бәяләү комиссиясенә күрсәтелергә тиеш иде, «ИТК» җәмгыяте юллар төзелешендә булу сәбәпле, карауларда катнаша алмады.
-
Юллар яхшы булса, бар тармак алга китә!
Октябрь аеның өченче якшәмбесе- Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне, автомобиль трассалары, күперләр, тоннельләр һәм башка корылмалар төзүче һәм проектлаучы белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Нәкъ бәйрәм алдыннан «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы Актаныш бүлекчәсе төзүчеләрен Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге эш фронты гөрләгән вакытта котларга килде.
-
Актаныш- Казан арасын якынайтып: Кама аша төзелүче күпер ел ахырында кулланылуга тапшырылачак
М-7 федераль юлындагы куәтле төзелешләр Актаныш- Казан арасын да шактый якынайтыр дип көтелә. Төзелешләр алып баручы «Волго- Вятскуправтодор» ФКУ Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узу өчен Кама елгасы аша салына торган күпернең 89 проценты әзер булуын хәбәр итте.
-
Быел Актаныш районы юлларын төзекләндерү 1 млрд сумга төшкән
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авыл җирлеге халкы белән очрашты. Һәр җирлекнең үз зары, үз проблемалары. Биредә хәл ителәсе төп мәсьәләләрнең берсе - юл. Быел районда юллар төзелешенә генә 1 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде. Ул Актаныш өчен рекордлы сумма.
-
Актаныш районы җитәкчелеге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуын дәвам итә
Район башлыгы Ленар Зарипов Актаныш авылының 2 нче кварталында яшәүчеләр белән очрашты.
-
ИТК оешмасы төзүчеләре: Юлларга ком түшәгәч, 57 бистәдә яшәүчеләр резин итекләрен салачак
Актанышның 57 нче бистәсе күзгә күренеп үсә, киңәя. Быелгы җәйдә яңа өйләрнең саны тагы да артты. Яңа йортлар- яшь гаиләләр, шат авазлы балалар дигән сүз дә әле ул. Ә балалар бакчасына, мәктәпкә йөрергә, әлбәттә, төзек, яхшы юллар кирәк. ИТК төзелеш оешмасы бүгенге аяз көннәрнең кадерен белеп, 57 бистә урамнарын төзү-төзекләндерү белән шөгыльләнә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» подключило магистральный насосный агрегат после замены на производственном объекте в Татарстане
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили работы по подключению нового магистрального насосного агрегата (МНА) на головной перекачивающей станции «Альметьевск» в Республике Татарстан.
-
Рөстәм Ильясов: Быел юллар ремонтына берничә тапкырга күбрәк финанслар җәлеп ителде
Актанышта 2024 елда да төзелеш эшләре тулы куәткә бара. Мәсәлән, Актанышбаш авыл җирлеге Советы яңа биналы булачак. Шулай ук район эчендәге региональ юллар да төзекләндерелә.
-
Төзекләндерелгән «Иман» комплексында яңа уку елы башлануга 250 бала спорт белән шөгыльләнәчәк
Актаныштагы сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина районыбыздагы төзелеш эшләре белән дә танышты. «Иман» спорткомплексы төзекләндерелгәннән соң 250 баланы үзендә кабул итә алачак. Әлфия Гомәр кызы төзелеш барышыннан канәгать калды.
-
Район хакимиятендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Рөстәм Алмаз улы тарафыннан, райондагы барлык юлларны да карап чыгып, тиешле таләпләргә китерү зарурлыгы ассызыкланды