Актанышның 57 нче кварталында су белән тәэмин итүне яхшырту эшләре бара
Актаныш авылының 57 нче кварталы халкына сыйфатлы һәм тоткарлыксыз су белән тәэмин итү максатында зур эшләр башкарыла. Яңа су үткәргечләр салына, шулай ук яңа янгын гидрантлары урнаштырыла, бу бигрәк тә шәхси секторны хәвеф-хәтәрдән саклау өчен бик мөһим.
Хәзерге вакытта коррозиягә чыдам, нык һәм югары гарантияле заманча полиэтилен торбалар кулланыла. Махсус технологияләр ярдәмендә торбалар герметик рәвештә тоташтырыла, бу аларның ышанычлылыгын арттыра.
Яңа су үткәргечләр салу эшләре тәмамлангач, авыл халкы чиста эчә торган су белән тәэмин ителәчәк. Су бирелүдәге өзеклекләр һәм басымның төшүенә чик куелачак.
Бу проектны тормышка ашыру – авыл инфраструктурасын үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә зур адым.
Фото: Актаныш район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев