Актанышлылар, әйдәгез бергәләп районыбызны төзекләндерик!
12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында район- шәһәрләрне төзекләндерү буенча онлайн-тавыш бирү бара.
Сез Актаныш районында беренче чиратта кайсы объектның яңарачагын, үзгәрәчәген сайлый аласыз!
Сайлау өчен вариантлар:
57 нче кварталдагы ял паркы (3 нче чират). Г. Авзал ур., Актаныш авылы
2. Җиңү паркы (реновация). Юбилей ур., Актаныш авылы
3. Актаныш елгасы яр буе. Көньяк ур., Актаныш авылы
4. Аэропорт урамындагы ял паркы, Актаныш авылы
- Сулык яр буен төзекләндерү. Үзәк ур., Ирмәш авылы
Һәрбер проект — безнең гаиләләр, яшьләр һәм бөтен район халкы өчен уңайлы, заманча һәм күңелле ял зонасы була ала!
14 яшьтән башлап һәркем тавыш бирә ала. Тавыш бирү 1 минут кына вакытыгызны алачак.
Әмма аның нәтиҗәсе — безнең киләчәккә инвестиция!
Тавыш бирү
• «ТР хезмәтләре» порталында: gorodsreda.tatar.ru
• Мобиль кушымтадан (iOS/Android) башкарыла.
Актаныш — безнең кече Ватаныбыз! Бер тавыш белән аны яхшыртуга өлеш кертик!
#Актаныш #Благоустройство #Бердәмлек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев