Актаныш Сабантуй алдыннан чәчәкләргә төрелә
«Коммунсервис» оешмасы хезмәтчәннәре районыбызны матурлауда зур хезмәт куя. Актаныш авылында гына түгел, олы юллардагы боҗралар алар кулы белән ямьләнә. Әле генә Актаныш-Пучы юлының Куян боҗрасы чәчәкләр белән бизәлде.
Хәзер Актанышка кайтучыларны, Актаныштан еракларга китчеләрне ак, кызыл, шәмәхә, ал, сары чәчәкләрне сәламли.
Хәерле сәфәрләр теләп озатып кала. Хезмәтчәннәребез Фәнүзә Латыйпова, Җәмилә Шәйгәрданова, Сәрия Хөсниярова, Зенфира Хөрмәтуллина күңел җылысын кушып барысы 200 төп петуния, бәрхет чәчәкләре утыртылар.
Хезмәтегезгә зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев