Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Авокадоның файдасын күрегез

Әлегә кадәр кулланмаган булсагыз, рационыгызга авокадоны кертегез! Ул – тәмле һәм файдалы ризык.

Авокадо кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра. Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли. Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.
Даими куллану күзләр өчен дә шифалы: А витамины һәм каротиноидлар күзләрне картаюдан саклый.
Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай. 
Авокадо – майлы җимеш, аны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый. Моннан тыш, тән тиресен дымландыра. 
Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була.

ӨЛГЕРМӘГӘН ДИП БОРЧЫЛМАГЫЗ
Авокадоны сайлаганда, иң элек, кабыгына игътибар итегез. Анда кара таплар, тырналган эзләр булмаска тиеш. Бармак бите белән басканда, йомшак тоелсын. Катырагы эләксә дә борчылмагыз, банан кебек үк, авокадо да өзеп алганнан соң өлгерә. Аны фольгага төреп, целлофан капка салырга һәм караңгы урында өлгертергә мөмкин. Янына банан да салсагыз, өлгерүе тагын да тизләнә.
Көтәргә теләмәсәгез, фольгага төреп, 15 минут духовкада пешерергә була. 
Әзер җимешне урталай бүлеп, төшен алып ташлыйбыз. Анысын ашарга ярамый, агулы.
ТАБЫНГА НИЧЕК БИРҮ ЫСУЛЛАРЫ хакында "Актаныш таңнары" газетасының 3 март санында тулысынча белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев