Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Авыл уртасында нур тарата

Иске Богады авылының “Өммегөлсем” мәчете төзелүгә 30 ел тулды. Шул уңайдан биредә күңелле генә очрашу булып узды.

 

Филиза ГОМӘРОВА

Автор фотолары.

 

Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин вәгазь сөйләде, Коръән укыды, дога кылды.

– Аллаһы Тәгалә Үзенең туры юлыннан аермасын. Динебез куәтләнсен өчен Диния нәзарәте бик күп хезмәт башкара. Тирән эчтәлекле, мәгънәле китаплар бастырып чыгаралар. Өч ай саен “Шура” журналы нәшер ителә. Анда хәзрәтләребез өчен җомга вәгазьләре бастырыла. Татарстан мәчетләрендә бер төрле вәгазь укылсын, бердәмлек булсын эшләнә бу, – дип аңлатты хәзрәт.

Әлеге мәҗлес мәчетнең 30 еллыгына багышланды, анда яңа имам-хатыйбның билгеләнүе дә мәгълүм булды. Финус хәзрәт Хәертдинов 22 ел дәвамында башкарган имамлык вазыйфасын яңа имам Ришат хәзрәт Нигъмәтуллинга тапшырган:

– Солтанголдан бер егетебез “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлады. Быел мәчетебездә җәмәгать намазлары укыта. Мәчеттә өч мәртәбә азан әйтелә, алга таба биш вакытта да әйтелә башлар, иншә Аллаһ, – диде.

Ришат Заһит улы Солтангол авылында яши. Яр Чаллы шәһәрендә “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган. Руслан хәзрәт аларны мәчеттә бергә эшләргә, авыл халкына бергәләп хезмәт кылырга чакырды. Мәчетне котлап, бүләк тапшырды.

– Очрашуны оештыручыларга, иганә ярдәме күрсәтүчеләргә, әзерләүчеләргә, сәбәпчеләргә, мәхәллә әгъзаларына Аллаһның рәхмәте яусын. Мәчет җылы, якты. Эче-тышы яңартылган, тәһарәтханә бүлмәсе булдырылган, тәрәзәләр алыштырылган. Халыкка хезмәт итәргә, киләчәк буынны тәрбияләргә язсын. Татарча сөйләшә, татарча вәгазь тыңлый торган булып үссеннәр. Балалар белән шөгыльләнергә кирәк, алар үз балаларын мәчеткә йөртерләр. Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә очрашырга насыйп итсен. Район ифтарына чакырабыз сезне, килегез. Дини гыйбадәтләребез Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. ниятебез дөрес булсын, – дигән фикерләре белән бүлеште Руслан хәзрәт Мортазин.

– Хәерле көн, дин кардәшләребез, өлкәннәребез, авылдашларыбыз! Җирлегебездә бик зур чара бара. “Өммегөлсем” мәчетенең юбилей кичәсе оештырылды. 30 ел элек ачылган мәчетебез эшләп тора, дини гыйлемнәр бирелә. Финус абый белән Ришат хәзрәтебез мәчеттә намаз укуны, дини гыйлем бирүне бергәләп оештыралар. Мәчетебез иманыбызның бердәмлеге символы булып тора. Укылган догалар кабул булсын. Мәчетебез авылыбызга тынычлык, бәрәкәт, иминлек биреп торсын, – дигән теләкләр җиткерде Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова.

Мәҗлестә Актанышбаш авылы имам-хатыйбы Мөдәррис хәзрәт Ханов, Чалманарат авылы имам-хатыйбы Нәҗип хәзрәт Гыйльфанов катнашып чыгыш ясадылар. Финус хәзрәт Хәертдинов “Өммегөлсем” мәчетенең төзелү тарихы белән таныштырды, аны төзетүдә башлап йөргән җитәкчеләргә, иганәчеләргә, авылдашларга рәхмәтле булуын белдерде.

***

Бу көнне Яңа Җияш авылы егете, “Чишмә” хуҗалыгын җитәкләгәндә вафат булган Рафик Сәхабетдиновны да искә алдылар. “Рафик” мәчетенә кереп, аннары зиратка барып, аның рухына багышлап дога кылдылар.

Вагыйз улы Рафик – Иске Богады мәчетен төзетүдә ярдәм итүчеләрнең берсе. Ул үзенең туган авылы Яңа Җияштә шушы эшне башлап җибәргән иде, ләкин гомере кыска булды. Бу эшне энеләре, туганнары, авылдашлары ярдәме белән башкарып чыктылар. 

 

Финус хәзрәт Хәертдинов:

 

Мәчет бер ел эчендә төзелде. Бу эшне башкаруда “Тамыр” хуҗалыгы рәисе Ильяс Мирзаянов башлап йөрде, якташыбыз Хәләф Низамовның ярдәме зур булды. Ул вакытта төзелеш материалы табу да кыен иде. 1995 елның җәендә мәчет файдалануга тапшырылды. Ачылу чарасында миңа да катнашырга насыйп булды. Кунаклар бик күп иде.
Бик зурладылар, бүләкләр тапшырдылар.

 

Ришат Заһит улы Нигъмәтуллинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәтнең шәһадәтнамәсе тапшырылды. Ришат хәзрәт Иске Богады авылында “Өммегөлсем” мәчетенә имам-хатыйб итеп билгеләнде. Шәһадәтнамә
5 елга бирелә.

 

Дәнифә Сөләйманова:

 

Өммегөлсем” мәчете 1995 елда ачылды. Хәләф Низамов тәкъдиме белән, аның әнисе Өммегөлсем исеме бирелде. Авылда Минкаил Сөләйманов һәм Хәләф Низамов бергә уйнап үскәннәр. Каенатам-каенанам элек тә дин юлында булганнар. Минкаилне имам-хатыйп итеп сайлап куйдылар. Башка авылларның да имам-хатыйплары җыелды. Ямьле, күңелле, тыныч көн иде. Бик күңелле тантана булды ул. Хәләф Низамов минем картыма түбәтәй, чапан һәм Коръән бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев