Авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре
Актаныш технология техникумы базасында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган очрашу узды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, Казан дәүләт аграр университетының һөнәри белем бирү факультеты деканы Руслан Локманов, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов, Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илдар Гапсәләмов катнашты.
Актаныш – авыл хуҗалыгы районы, һәм биредә әлеге тармакта эшли торган белгечләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Шул нисбәттән, технология техникумында авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерләү аеруча әһәмиятле. Техникум директоры Ландыш Шәмсунова укучыларны һәм ата-аналарны уку йорты, белгечлекләр, укыту һәм яшәү шартлары белән таныштырды.
– Авыл хуҗалыгын белгечләр һәм эшче кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә соңгы елларда күп кенә программалар кабул ителде. Яшьләр өчен төрле кызыксындыру чаралары гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте ул.
Очрашуда чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрле сәбәпләр белән теләгән уку йортына керә алмаган очракта да югалып калмаска чакырды.
– Бәхетне үз җиреңдә дә табып була. Безнең район – игенчелек һәм терлекчелек үсеш алган катнаш авыл хуҗалыгы районы. Кайсы гына юнәлеш
буенча белем алып кайтсагыз да, сез безгә кирәк. Районда бүген 16 хуҗалык эшли, һәм аларның һәркайсы яшь белгечләрне эшкә алырга әзер, – диде ул.
Нәфис Әзһәм улы авыл хуҗалыгы тармагына кайткан яшь белгечләр өчен гамәлдә булган ярдәм чаралары турында да сөйләде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, авыл хуҗалыгы белән язмышын бәйләгән белгечләргә бер тапкыр бирелә торган ярдәм күләме 350 мең сумнан 750 мең сумга кадәр арттырылды. Әлеге ярдәмне алган белгеч авыл хуҗалыгы тармагында кимендә өч ел эшләргә тиеш. 2025 елда бу мөмкинлектән районда ике яшь белгеч файдаланган. Аның берсе “Актаныш” агрофирмасында, икенчесе “Башак” хуҗалыгында эшли.
“Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев яшьләргә һөнәр сайлауның әһәмиятен ассызыклады.
– Бүген сез тормышыгызда иң мөһим карарларның берсен кабул итә торган чорда. Үзегезне эш белән тәэмин итә алырлык, кул белән дә, баш белән дә эшли белерлек һөнәр сайлау бик мөһим. Моның нигезендә – белем тора. Актаныш технология техникумын уңай мисал итеп китерер идем. Аны тәмамлаган егет-кызлар практик яктан яхшы әзерлекле, җаваплылыкны аңлап эш итә белә, – диде ул.
Рамил Фидус улы бүгенге көндә ясалма фәһемгә өметләр зур булуын, әмма авыл хуҗалыгында кешенең карар кабул итүе хәлиткеч роль уйнавын билгеләп үтте.
– Компьютермы ул, инженерияме, ветеринария яки агрономияме – барыбер соңгы сүз кешедә кала. Үзем авыл хуҗалыгында 1998 елдан бирле эшлим, шәһәрдә дә эшләп карадым, әмма туган җирдә яшәүгә җитә аламы соң? Актаныш – чиста авыл хуҗалыгы районы. Нинди еллар гына булмасын, кеше ашамыйча тора алмый, димәк, авыл хуҗалыгы – иң тотрыклы тармак, – диде ул.
Шулай ук агрофирма җитәкчесе бүгенге көндә мал табиблары, агрономнар,
зоотехниклар җитмәвен, булган белгечләрнең күбесенең олыгайганын да ассызыклады.
– Читтән эш сорап килүчеләр бар, әмма безнең төп максат – үз җирлегебездә үскән егет-кызларны эшле итү. Әгәр язмышыгызны авыл хуҗалыгы белән бәйләргә телисез икән – без сезне көтәбез, – диде Рамил Вәлиев.
“Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов авыл хуҗалыгы тармагында эшләү өчен бүген барлык мөмкинлекләр дә булуын, бигрәк тә кыр эшләре чорында механизаторларның хезмәт хаклары югары булуын әйтте.
Илдар Гапсәләмов Нур Баян исемендәге хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды, яшь белгечләрне үзләрендә эшкә көтеп калуларын җиткерде.
Казан дәүләт аграр университеты вәкиле Руслан Локманов укучыларны университетның урта һөнәри белем бирү бүлегенә укырга чакырды, кабул итү таләпләре һәм яшәү шартлары турында сөйләде.
Очрашу ахырында укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кем белә, бәлки нәкъ менә бу очрашу кемнәр өчендер киләчәктә һөнәр сайлауда мөһим адым булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев