Безнең тарих, мәдәният, милли рух
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 12 июнь – Россия көне уңаеннан мәдәният һәм сәнгать паркында кызыклы чара үткәрделәр.
Ул “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре белән берлектә узды.
Китапханәчеләр Алена Галиева һәм Айсылу Мирзанурова яшь буынга милли үзаңны тәрбияләүгә зур игътибар юнәлттеләр. Аларның чыгышлары, китап күргәзмәсе белән таныштырулары балаларның күңеленә үтеп керде.
Милли символларны (самовар, гармун, матрешка, агач кашык, киез итек һ.б.) аңлаттылар.
Чараның һәр минуты шатлыклы мизгелләргә тулы. Балалар, Россиянең бай тарихы һәм мәдәнияте белән танышып, төрле уеннарда катнашып, яңа белемнәр алдылар. Аеруча, “Тиз йөрүче итекләр”, “Убырлы карчык”, “Россия флагы төсен җый!” кебек уеннар балаларның күңеленә хуш килде.
Бергәләп асфальтка рәсем ясау, флешмоб һәм биюләр башкару, уеннарда катнашу – болар барысы да аларның иҗади сәләтен ачуга, хәрәкәтчәнлеген үстерүгә ярдәм итте. “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу чараның уңышлы узуында зур роль уйнады. Алар балаларны алдан әзерләгәннәр: Россия төсендәге футболкалар, кечкенә флаглар, кызларның Россия төсендәге итәкләре – шуның ачык дәлиле.
Китапханәчеләрнең милли рухны күтәрүгә, яшь буынны Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән эшчәнлекләре бик мөһим. Россия ил генә түгел, ул – безнең тарих, мәдәният, гореф-гадәтләребез, бәяләп бетергесез байлыгыбыз. Россия көне уңаеннан оештырылган бу тантана, һичшиксез, балаларның хәтерендә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев