Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ял белән хезмәтне бергә

Уку елы тәмамланыр алдыннан Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучылары экология акциясендә катнаштылар.

Хәмит чишмәсе — барлык райондашлар да, кайткан кунаклар да яратып йөри торган урын. Аның салкын, тәмле суыннан авыз итеп, күпләр үзләренә сихәт ала. Өйләренә алып кайтучылар да бик күп. Әмма шушы урынны матур, чиста килеш саклап тоту, нигәдер кулыбыздан килми. Ял итәргә килүчеләр, суга килүчеләр арасында да чүп-чарларын ташлаучылар җитәрлек. Шушылай дәвам итсә, чишмә чүп-чар өеме астында күмелеп калыр, алырга суы да булмас дип уйлаучылар гына сирәк. 


Мәктәп укучылары бирегә ял белән хезмәтне бергә кушар өчен килде. Бергәләп чишмәнең саф суыннан авыз иткәч, кулларына перчаткалар киеп, капчыкларга чүп-чарларны тутырып, бер урынга өеп куйдылар. Үзләре артыннан матур, чиста булып калган чишмә буен күргәч, балаларның күңелләре тагын да күтәрелеп китте. 

Тулысынча Рузилә Хәсәнованың әлеге мәкаләсен «Актаныш таңнары» газетасының 9 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев