Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

“Йолдызлык-2026” йолдызлары – сәхнәдә

“Йолдызлык-2026” йолдызлары – сәхнәдә.

 

 

Әлфия Авзалова

исемендәге район

мәдәният йортында

“Созвездие-Йолдызлык”

фестиваленең

район этабына

йомгак ясалды.

 

2 март көнне балалар бакчалары нәниләре сәхнә тотты. Барлыгы 240ка якын яшь катнашучы бүләкләнде.

Балалар бакчалары коллективлары арасында гомуми урыннар түбәндәгечә чыгарылды.

“Әтәчкәй” балалар бакчасы – гран-при иясе.

 

Авыл балалар бакчалары арасында:

 

I урын – Яңа Әлем.

II урын – Байсар һәм Пучы.

III урын – Киров.

Район үзәге балалар бакчалары арасында:

I урын – “Каенкай” һәм “Алтынчәч”.

II урын – “Тылсым”, “Умырзая”, “Ромашка”.

III урын – “Кояшкай”.

***

3 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында “Йолдызлык-2026” фестивалендә җиңүче район мәктәпләре укучыларының гала-концерты булып узды.

Быел фестивальдә якынча 2500 бала катнашты, шуның
2 меңнән артыгы – мәктәп яшендә. 206 лауреатка бүләкләр тапшырылды.

Гран-прига Яңа Әлем мәктәбе лаек булды.

 

Төп белем бирү мәктәпләре арасында гомуми урыннар түбәндәгечә:

I урын – Чуракай, Байсар, Күжәкә мәктәпләре.

II урын – Иске Кормаш, Теләкәй, Татар Суыксу, Меңнәр, Әтәс мәктәпләре.

III урын – Мари Суыксу, Татар Ямалы, Такталачык мәктәпләре.

 

Урта мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә:

I урын – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1 нче мәктәбе һәм 2 нче мәктәбе, Актаныш технология техникумы, Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты, Пучы мәктәбе.

II урын – Киров һәм Иске Сәфәр мәктәпләре.

Район башлыгы Ленар Зарипов, яшь талантларыбызны тәбрикләп, ихластан рәхмәт сүзләре житкерде. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев