Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Китап басылу – бик зур шатлык

Уразай авылында яшәүче Рәмзия Әхмәтованың гомере буе күңелендә йөрткән якты хыялы тормышка ашты.

 

Филиза СӘЛАХОВА

Автор фотосы.

 

– Күңелемнең иң зур бәйрәме бүген, чөнки шушы китапны бастырып чыгару турында күптән хыялландым. Китап бастыру күп тырышлык һәм чыгымнар сорый. Сәламәтлегең нык, көчең җитәрлек булу да кирәк. Шушы киртәләрне үтеп, әлеге максатыма ирештем, – дип шатлыгы белән уртаклашты. 

2025 елның көзендә Рәмзия Әхмәтованың “Җанымда калган эзләр” дигән җыентыгы басылып чыкты. Анда авторның өч поэмасы һәм әүвәлге елларда язылган шигырьләре урын алган. Поэманың берсе балачагына багышлана. Икенчесе – берничә авторның иҗат нәтиҗәсе буларак, көйгә салынган “Умырзая” һәм “Өзелгән төнбоеклар” дигән җырларга нигезләнеп иҗат ителгән.

Шушы китапны тәкъдир итү чарасы район үзәкләштерелгән китапханәнең уку
залында узды. Иҗатташ дуслары – “Агыйдел дулкыннар” әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм авылдашлары, дуслары, курсташлары Рәмзия Әхмәтовага теләктәшлек белдереп, шатлыгын бүлешергә килгән иделәр.

– Бу чараны оештыру тәкъдиме китапханәчеләрдән булды. Декабрь аенда ук
үткәрергә тиеш идек, ләкин кайбер сәбәпләр килеп чыкты. Кульязманы туплап, 8 ел элек нәшриятка тапшырдым мин, ләкин ул озак вакыт басылмыйча ятты. Авылдашларым, танышларым, дусларым, курсташларым матди яктан булышлык күрсәттеләр. Менә, ниһаять, Казанда Татарстан китап нәшрияты карамагында эшләүче “Ак бүре” исемендәге нәшриятта 800 данә тираж белән дөнья күрде. Кереш сүзне Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, шагыйрь Илфак Ибраһимов язды. Китап нәшриятыннан якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәех тә үзенең фикерләрен өстәде, – дип таныштырды Рәмзия Әхмәтова. 

Кесә калынлыгындагы иң беренче китабы Казанда 20 ел элек басылган. “Җанымда калган эзләр” – авторның икенче китабы. 20 ел буе көтелгән шатлык. Шушы дәвердә күпме иҗат ялкыны дөрләп кабынгандыр, күпме әсәрләр иҗат ителгәндер!? Тынгысыз каләм иясенә аларның һәрберсе кадерле. Шагыйрьгә әсәренең басылып чыгуы, үз укучысын табуы бик мөһим.  

– Китабы чыкканнан соң, без, курсташлары, дуслары, бик сөендек. Чынлап та, Рәмзия зур тормыш юлы үтеп, һәр мизгелне шигырь итеп язды. Балачагыннан алып хәзерге вакытка кадәр чагылдырылган. Бу китап белән танышып  чыктым, аны уку бик рәхәт. Яшь чагыңа кайтасың. Уразай табигатен күргән кеше буларак, мин бик сокланып укыйм аның шигырьләрен, – диде авылдашы, курсташы Рәшит Харисов.

Фәндия Гайнанова, Ландыш Мәрданова, Алсу Сәлимова кичәне иҗади эзләнүләр белән алып бардылар. Актанышның икенче мәктәбе укучылары һәм “Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре авторның шигырьләрен сөйләделәр. Рәмзия Әхмәтова сүзләренә башкарылган җырларны да тыңларга туры килде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Хөсәенова шигырь укыды.
Гөлназ Хәбирова, Лилия Хөсәенова, Лилия Талипова җыр башкардылар. Такталачыктан Камил Фәйрушин курайда уйнады, җырлады. Ахырдан китапханә җитәкчесе Эльвира Хәбирова шагыйрәне тәбрикләп, аңа иҗади уңышлар теләде, бүләк тапшырды.

***

Фәндия Гайнанова, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:

– Ел дәвамында төрле чаралар, очрашулар, китап премьералары, конкурслар уздырабыз. Уразай авылында яшәп иҗат итүче Рәмзия Әхмәтова бик күп төрле конкурсларда катнаша, җиңү яулый. Әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә актив тормыш алып баручы ул. Рәмзия Әхмәтованың китап бәйрәме моңа кадәр үткәрелмәгән, бу – иң беренчесе. Әлбәттә, без, китапханәчеләр, киләчәктә дә аның, укучыларыбызны сөендереп, матур-матур китапларын көтеп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев