“Мин – оста” бәйгесе узды
Мәктәп укучылары арасында ел саен уздырылып килүче “Киләчәккә адым” фестивале кысаларында быел да “Мин – оста” бәйгесе зур кызыксыну уятты.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Балалар иҗат үзәге һәм мәктәп остаханәләре бу көнне чын мәгънәсендә иҗат мәйданына әверелде: кызлар – тегү серләрен, егетләр – агач эшкәртү осталыгын күрсәтте.
Кызлар кул эшендә
сыналды
Бәйгенең кызлар арасында узган өлеше балалар иҗат үзәге базасында оештырылды. Хезмәт укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Роза Шакирова билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс ел саен үткәрелә һәм катнашырга теләүчеләр саны арта бара.
Быел өлкәннәр төркемендә – 20, ә бәләкәйләр төркемендә 13 укучы көч сынашты. Алар декоратив галстук тегеп, дублерин белән эшләү, тамбурлы чигү, кружево тегү кебек алымнарны күрсәтте. Биремнәр яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бүленгән: кечкенәләргә – җиңелрәк, өлкәннәргә катлаулырак вариант тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга әзер технологик карта бирелде – анда эш этаплары төгәл күрсәтелгән. Өч сәгать вакыт эчендә балалар үз проектларын башыннан ахырына кадәр үтәде.
– Аптырап утырган бала юк, барысы да эшкә теләп кереште. Мәктәпләрдәге хезмәт дәресләрендә кызларга тормышта иң кирәкле тегү, чигү алымнарының нигезен бирергә тырышабыз. Кызларның кул эшләренә кызыксынуы саклана, бу бик сөендерә, – ди ул.
Егетләр – агач осталары
Актанышның 2 нче урта мәктәбендә 7-8 сыйныф егетләре фанерадан Татарстан гербын ясады. Аларга өч сәгать вакыт бирелде.
Жюри әгъзасы, ТР Халык укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев бу бәйгенең әһәмиятен ассызыклады:
– Бу конкурс – зур һөнәри ярышларга әзерлекнең башлангычы. Биредә укучыларның кул осталыгы, төгәллеге генә түгел, иҗади фикерләве дә ачыла. Эш чиста, төгәл булса, нәтиҗәсе дә югары була, – диде ул.
Шулай ук жюри эшләрне бәяләгәндә үлчәмнәрнең төгәллегенә, фигураның
дөреслегенә, эшкәртү сыйфатына һәм вакытка сыешуга игътибар итүләрен билгеләп үтте.
Укытучылар укучыларына теләктәшлек, рухи көч бирде.
Чуракай мәктәбенең хезмәт укытучысы Илдар Минһаҗев үз фикере белән уртаклашты:
– Без күбрәк агач белән эшләүгә басым ясыйбыз: лобзик белән кисү, яндыру (выжигание) кебек эшләр башкарабыз. Балалар кызыксынып эшли, куллары ятып тора. Тик бер проблема бар – чимал табу кайчак авыррак, шуңа күрә күбесен үзебез әзерлибез, – ди ул.
Аның сүзләренчә, мондый бәйгеләр укучыларны реаль хезмәт шартларына якынайта, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Кечкенәләр дә
сынатмады
5-6 сыйныф укучылары өчен бәйге Актанышның 1 нче урта мәктәбендә узды. Алар фанерадан самолет макеты ясады. Биремне үтәү өчен ике сәгать вакыт бирелде.
Жюри әгъзасы, лаеклы ялдагы укытучы Рәшит Латыйпов эшләрне бәяләгәндә төп критерийларны билгеләде:
– Беренче чиратта эшнең сыйфатына карыйбыз: кисемнәрнең тигезлеге, детальләрнең туры килүе, эшнең пөхтәлеге мөһим. Шушы нечкәлекләр аша чын осталык күренә, – диде ул.
Балалар үзләре дә бу эшкә җитди караган. Күпләре мондый эшләрне дәресләрдә дә башкаруын, инструментлар белән эш итәргә өйрәнүләрен әйтте.
Бәйге барышында бер нәрсә ачык күренде: кул хезмәте бүген дә актуаль. Хезмәт дәресләрендә роботлаштырылган системаларга игътибар артса да, тегү, чигү, агач эшкәртү кебек күнекмәләр тормышта һаман да кирәк.
“Мин – оста” бәйгесе укучыларга үз сәләтләрен ачарга, һөнәрләр белән танышырга, кул хезмәтенә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Мондый чаралар аша балалар киләчәктә үз юлларын аңлы рәвештә сайлый башлый.
Осталыкка беренче адым – мәктәптән башлана. Бу бәйге исә шул адымны ныклы һәм ышанычлы итә.
Айзилә Нургалиева, Иске Сәфәр мәктәбе укучысы:
Бүген бәйгедә галстук тегәбез. Аңа тамбур чигүе белән татар милли орнаменты төшерәм. Алай авырлыгы юк. Хезмәт дәресләрендә дә тегәбез, чигәбез, бәйлибез. Үзем аеруча бәйләргә яратам. Ул минем күңелгә тынычлык һәм канәгатьлек бирә”.
Зилә Хафизова, Киров урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
Кул эшләрен бик яратам: тегәм, чигәм, бәйлим. Әлеге бәйгегә нинди бирем башкарачагымны белми килдем. Технологик картаны кулга алгач, башта каушау, күңелдә икеләнү булды. Аннан тынычланып, эшкә керештем. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә косынкалар, алъяпкычлар теккәнебез булды. Дәресләрдә өйрәнгәннәр миңа киләчәк тормышта да кирәк булачак”.
Искәндәр Фәрдиев, Иске Сәфәр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
Бүген биредә фанерадан Татарстан гербын ясыйбыз. Артык авыр булмаса да, күп игътибар сорый. Моңа кадәр хезмәт дәресендә телефон куя торган җиһаз, татар милли бизәкләре ясаган бар иде. Өйдә сыерчык оясы ясаганым бар. Киләчәктә балта остасы булырга телим”.
Ислам Хөсәенов, Чуракай мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
– Бүген Татарстан гербын эшләгәндә иң кыены – лобзик белән кисү. Зур саклык сорый. Аннан игәүләп, яндырып буяп куячакмын. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә чүкеч саплары, фанерадан төрле бизәкләр эшлибез.
Әмир Галиев, кадет интернат-мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:
– Агач эшләре миңа нык ошый. Биредә фанерадан самолет эскизы ясадым. Бер сәгатькә якын вакыт кирәк булды. Үз эшемнән канәгатьмен.
Азамат Мөхәммәтдинов, Пучы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:
– Хезмәт дәресләрендә бик күп әйберләр ясыйбыз. Бүген самолет эскизы эшлибез. Иң авыры самолетның төп өлешен эшләү булды. Чөнки лобзик белән бик сак кына кисәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев