Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Нәкъ Тукайча – милли моң, шигъри көч

27 апрель көнне Актанышта Туган тел бәйрәме узды. Ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, районкүләм зур чара итеп үткәрелде.

 

Филиза ГОМӘРОВА

Автор фотосы.

 

Габдулла Тукай – буыннар шагыйре. Татар дөньясы әдәбиятында иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез горурлыгы. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгән җирдә ул да яшәячәк. Актанышта Туган тел көне, шигърият бәйрәме – икесе бер рухта уза торган рухи чараларның иң көчлеседер, мөгаен.

Чара Актанышның Мәдәният паркында Габдулла Тукай һәйкәле янында башланып китте.

– Чыннан да, бүген бездә зур бәйрәм – шигырь бәйрәме, Тукай бәйрәме. Еллар ераклашкан саен, аның иҗаты тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия. Сабый балалар өчен әкиятләр аша таныш, ә зурларга ул зирәклек чыганагы булып, алдыбызга килеп баса. Нибары 26 ел гына яшәсә дә, шушы кыска гомер эчендә, никадәр матур әсәрләр иҗат итеп калдырган. Тукай – безнең татар милләтенең йөзек кашы, рухи чыганагы. Без барыбыз да аның аның шигырьләре белән тәрбияләнеп үстек, – дип чыгыш ясады район башлыгы Ленар Зарипов.

Тукай иҗатын беркайчан да онытмаска чакырды. Телебезне, мирасыбызны алга күтәреп, бөтен илгә, дөньяга таныткан, җир шары күләмендә татар теленең нинди  матур, зур, гореф-гадәтләргә бай икәнен күрсәтә торган чыганак булуын ассызыклады.

– Тукай шигырьләрен һәрвакыт алдыгызга куеп, татар халкының көчле, рухи яктан бай милләт икәнен күрсәтегез, – диде.

Әдәби чараны Алмазия Хаҗиева алып барды.

Тукайның иҗаты – безнең күңелләрдә мәңге яшәүче рухи хәзинә. Тукай сүзләре аша без туган телебезнең матурлыгын, халкыбызның бай тарихын, тирән рухын тоябыз. Аның шигырьләре буыннан-буынга күчеп, һәркайсыбызга якты уйлар, көч һәм илһам бирә. Тукай – үзаңны уятучы, телебезне саклауга чакыручы олуг шәхес. “Шүрәле”се, “Су анасы” укып туйгысыз.

– Һавада – кояш, җирдә – туган тел булмаса зураймас идек. Онытканнарның бәгырен телеп, җырлыйк “Туган тел” җырын. Мин бит – татар баласы, дип. Без бәхетле: үзебезнең туган телебез – татар телендә сөйләшәбез, аралашабыз. Уйлыйбыз, хәтта сулыйбыз да, – дигән тирән мәгънәле сүзләр яңгырады.

Бәйрәм тантанасында катнашучылар татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”не бергәләп җырладылар. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр эчтәлекле инсценировка күрсәттеләр. Әлбәттә, алар Тукай иҗатына нигезләнгән иде.

– Саклагыз сез телне ядкарь итеп. Китап аша белемгә юл күрсәтеп. Безнең көчебез – туган телебездә сөйләшү. И газиз татар халкым!

Балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең чыгышы зур
соклану уятты. Аларда – ихласлык, туган телне ярату, милли рух. Нәкъ Тукайча!

Чараның төп кульминацион өлеше мәдәният йортында үзды. Нәфис сүз, җыр-моң, театраль тамаша. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар һәм зал тулы тамашачы – барысы бердәм булып, Туган тел көнен, бөек Тукаебызны зурладылар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев