Нияз Фәррахов истәлегенә
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәррахов истәлегенә ярыш үткәрелде. Ул берничә тапкыр республикада чемпион калган оста шахматчы иде.
Филиза ГОМӘРОВА
Актаныш шахмат мәктәбендә тәрбияләнгән, Актанышның беренче һәм икенче мәктәбендә укыган, районның
җыелма команда составында күп тапкыр чыгыш ясап, беренче урыннар яулаган, укучыларның
республика спартакиадасында бер тапкыр – икенче, биш мәртәбә беренче урын алган егет. Аның әнисе Ираида Фәррахова, дәү әнисе, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Сергеева, абыйсы Геннадий Сергеев биредә иде.
– Актаныш районы беренчелегенә тиз йөрешле, ачык шахмат турниры республика шахмат федерациясенең спорт ярышлары календаренә кергән. Теләгән һәркем катнаша ала. Яшь чикләве юк. Хәтта Төньяк Осетия республикасыннан килгән кунак та бар. Мөслим, Минзәлә районнарыннан килделәр, – дип таныштырды Фәһим Галимов.
Район башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов чыгыш ясады.
– Бер караганда, тәрбияви, икенче караганда, героебызны искә алып, аны хөрмәт итеп, турнирга килдек. Район башлыгы тәкъдиме белән үткәрелгән чара. Ул дәвамлы булсын иде. Без геройларны белергә, күрергә, хөрмәт итәргә тиеш. Аларның исемнәре зур итеп язылырга хаклы, – дип, катнашучыларга уңышлар теләде.
Илдар Имамов та, Нияз белән бер командада булып, зур нәтиҗәләргә ирешүләрен әйтте.
– Бик тырыш, сәләтле егет иде. Ул безнең тыныч яшәвебез өчен үзенең гомерен бирде. Бүгенге турнир – ул ярыш кына түгел, ә тәрбия сәгате дә. Игътибар итсәгез, яшүсмерләр начар юлга басалар. Ялгышалар. Ләкин начар юлга кереп китмәскә кирәк. Патриотик тәрбия сәгатьләре шуның өчен кирәк: алар илебезне яратырга, аны сакларга дигән хис тәрбияләргә булыша, – диде.
Ниязны, иң башта, дәү әтисе Георгий Сергеев шахмат уйнарга өйрәткән. Аннары Фәһим Галимовтан осталык серләренә төшенә.
КБОда ачылган шахмат мәктәбе турында кайда, кемнән ишеткәндер, икенче сыйныфта укучы малай аны үзе эзләп таба.
Батыр дигән исеме калды
2022 елның октябрендә мобилизацияләнеп, 1923 елда һәлак була. Нияз китү белән дәү әнисе Роза Әслах кызы кибеттән китап алып кайта. Анда дөнья картасы бар. Ниязның әтисе Илдар: “Нияз менә монда – Горловкада”, – дип күрсәткән. Менә шуннан бирле Роза Сергеева Украина картасы төшерелгән битне ача да яба, ача да яба. Китапның ул бите инде, карый-карый, пычранып беткән. Оныгы шул Горловка шәһәре тирәсендә һәлак булган.
29 апрель – Нияз Фәрраховның туган көне. Батыр егет истәлегенә турнирны ел саен шушы датага туры китереп уздырырга ниятлиләр.
– Иртәнге 2 сәгатьтә дөньяга туды. Бүген аңа 33 яшь тулган булыр иде. Киләләр яныбызга, авыр кайгыгызны уртаклашабыз, диләр. Бу кайгыны берничек тә бетереп булмый. Җил салкыны бетерә диләр, бетерми. Нәрсә эшләсәк, шул Ниязны искә төшерә, – ди Роза Әслах кызы. – Ярышлар бик кирәк. Оештыручыларга рәхмәт. Иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу. Балалар, йөзегездән, күзегездән күреп торам, сез бик итагатьле, игътибарлы, укымышлы. Шундый кешеләр генә шахматны яраталар. Күзең дә, башың да, күңелең дә шахматка текәлгән. Күпме сабырлык, түземлек кирәк. Сез – сабыр, түземле. Китап укыгыз, әти-әни белән әңгәмә корыгыз. Урамга чыгып, дусларыгыз белән уйнагыз. Сезгә карыйм да, Ниязымны юксынам.
Ниязның әнисе Ираида Фәррахова да шахматчы-остазларга рәхмәт белдерде, балаларга теләкләр җиткерде:
– Тәүфыйклы, сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Шахмат, чынлап та, башны нык эшләтә, укырга ярдәм итә торган уен. Ниязыбыз СВОда да шахмат уйнаган, – диде.
Роза Сергеева кызы Ираида Фәррахова иҗат иткән шигырьне укыды.
Бүләкләр
һәркемне сөендерде
29 апрель Рияна Җамалиеваның да туган көне иде. Остазлар, хөрмәтле кунаклар имза куеп, аңа шахмат дөньясы турында китап бүләк иттеләр. Кызның бик көчле шахматчы булуын әйттеләр, киләчәктә җыелма командада уйнарга тиешле бала бу, дигән ышаныч белдерделәр.
2008-2013 елгы, 2014 елгы һәм яшьрәкләр, 18 яшьтән зурраклар һәм ветераннар көч сынашты.
Җиңүчеләрне һәм кызыксындыру бүләгенә ия булучыларны уңышка ирешүләре белән тәбрикләделәр. Шахмат ярышында катнашкан һәркемгә дә бүләкләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев