Роберт Сәлахиевне искә алу кичәсе
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Роберт Сәлахиевне искә алу кичәсе аның тууына 75 ел тулуга багышлап үткәрелде.
Филиза СӘЛАХОВА
Гомер буе авылда яшәп, берсеннән-берсе затлырак шигырь китаплары бастырып чыгарган әдипнең нәкъ туган көне – 18 февраль иде ул. Иң әүвәл, аның туган авылында “Күңелләрдә калыр исемең” дип аталган тантаналы чара белән башланып китте. Роберт Сәлахиев яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.
Әлеге тарихи вакыйганы күрергә дип, бирегә авылдашлары җыелды. Тантанада әдипнең каләмдәшләре, балалары, туганнары һәм мәктәп укучылары катнашты. Яр Чаллыдан бер төркем язучылар килде.
“Илһам алып тормыштан” дип исемләнгән күргәзмәдә авторның китаплары
урнаштырылган иде. “Өмет таңнарым”, “Узган гомер – янган учак”, “Офыкларга карап...”, “Йөрәгемдә яшисең”, “Мин таңнарга гашыйк”, “Мин болай тырыш малай”. 2007 елның 19 гыйнварында язган иң беренче шигыре дә шунда ук урнаштырылган. “Көләгеш” дип атала. Һәм авторның кульязма дәфтәре...
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина, язучылар Илфак Ибраһимов, Фәнәвис Дәүләтбаев, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина һәм балалар чыгыш ясадылар.
Роберт Фәссах улы гомер буе шушы нигездә гомер кичергән. Шушында иҗат белән шөгыльләнгән. Ул 2025 елның 4 июнендә вафат булды.
Тыйнак шагыйрь
“Узган гомер – янган учак” дип аталган әдәби-музыкаль искә алу кичәсе Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында үткәрелде.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, 6 китап авторы Роберт Фәссах улы Сәлахиевнең якты истәлегенә багышланган әлеге чара 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды.
– Татар дөньясына үзебезнең телебезнең никадәр бай икәнен таныткан шагыйребез Роберт Сәлахиевне искә алабыз. Татарстан Рәисе тарафыннан 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьләре елы дип игълан ителде. Тыныч тормышта үзенең батырлыгын күрсәткән, фидакарь хезмәте белән танылган шәхесләрне барлыйбыз. Бәләкәй генә бодай бөртегеннән яңа тормыш барлыкка килгәнен, яңа иген үскәнен күреп, яңгырның, җирнең, дөньяның мәгънәсен аңлап эшләгән гап-гади агроном бит ул. Ә нинди шигырьләр язган! Һәрбер шигырендә тирән мәгънә бар. Илгә, дөньяга, җиргә мәхәббәт чагыла. Ул – җир кешесе, – диде район башлыгы Ленар Зарипов.
– Безгә зур әдәби мирас калдырды. Без, барыбыз да, аны хөрмәт иттек. Ул бик тыйнак иде. Бик булдыклы, тәрбияле иде. Әдәбиятка соңрак килде, ләкин үзеннән зур мирас калдырды. Язучылар берлегенә кабул ителүне үзенә олы миссия дип санады. Аның шигырьләре онытылып калса, әдәбият өчен зур югалту булыр иде, ярый әле балалары шушы очрашуны оештырдылар, – диде Яр Чаллы Язучылар берлеге әгъзасы Факил Сафин.
Язучы-шагыйрьләр Илфак Ибраһимов, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина Актанышның тыйнак, әмма тирән фикерле шагыйребезне бары тик җылы сүзләр белән генә искә алдылар. “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсеннән каләмдәшләре Лилия Гыйлем һәм Фәнәвис Дәүләтбаев шигырь укыдылар.
Сәхнәгә балалары һәм туганнары күтәрелде. Алар чараның барышына үзгә бер җылылык өстәделәр.
“Узган гомер – янган учак” дип аталган әдәби-музыкаль искә алу кичәсе Роберт Сәлахиевнең балалары Раил, Айгөл һәм Наил тәкъдиме белән үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре хуплап алды. Әдәби очрашуда районыбызның сәхнә йолдызлары авторның шигырьләренә язылган җырларны башкарып, шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев