Шигъри сүзнең көче
Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында якташыбыз Лилия Гыйбадуллинаның иҗатына багышлап, шигъри-музыкаль кичә үткәрелде. Якташыбыз, халыкара руситальян “Бэлла”, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр иясе, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Дәвамы бар” дигән китабы белән исемләнгән әлеге чара иҗади югарылыкта узды.
Әлфия СИТДЫЙКОВА
Бәйрәмдә Татарстан Республикасының халык язучылары Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Мансуров; күренекле әдипләр, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Мансур Гыйлаҗев катнашты. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре муниципаль берәмлегеннән, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле фән эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, Казанда һәм Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар, каләмдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыелган иде.
Залда мәшһүр язучыбыз Аяз Гыйлаҗевнең хатыны Нәкыя апа, аларның ике улы Искәндәр һәм Мансур Гыйлаҗев та янәшә утырды. Лилиябезнең Актаныштан ук килгән беренче укытучысыАльбинаШәемованыңбулуы да күңелгә җылылык өстәде. Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина, Татарстан Республикасының сәнгать осталары Эльмира Кәлимуллина, Рөстәм Маликов, Илгиз Мөхетдинов, Гөлназ Закирова, Динә Закирова, Алсу Фәйзуллина, Алмас Хөсәенов чыгыш ясадылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла талантлы каләм иясе Лилия Гыйбадуллинаны “Тукайның 140 еллыгы” медале белән бүләкләде.
Шундый ук бүләккә кичәнең режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова да лаек булды. Мәдинә Гайнуллинага “Мәдәнияттәге казанышлары” күкрәк билгесе, кичәнең химаячесе, “БлагоДарение” хәйрия фонды җитәкчесе, якташыбыз Фәрит Салиховка Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең “Әдәбияттагы хезмәттәшлек” медален тапшырды. Без әлеге кичәдә шигъри сүзнең кодрәтенә янә бер кат ышандык, чын сәнгать әсәрләрен тыңлап хозурландык. Триумфаль кичә һәрберебезнең күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Кичәнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлова; пластика буенча режиссеры – Артур Шәйдуллин; музыкаль бизәлеш өчен җаваплы – Динә Закирова. Бәйрәмне Зөлфия Шәмсуарова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев