Актаныш

Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Укучыбыз Яшьләр парламенты комиссиясе утырышында катнашты

4 апрель көнне Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Аяз Басыйров Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча Яшьләр парламенты комиссиясе утырышында катнашты.

Утырыш барышында төп мәсьәләләр: комиссия эше һәм аның нәтиҗәләре, рәис урынбасарын яңадан сайлауларны уздыру, шулай ук закон чыгару инициативасы – «Татарстан Республикасы Бюджет өлкәсе учреждениеләренең яшь белгечләре турында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Моннан тыш, «ТР сәнәгать кызлары» һәм «ПсихПросвет» проектлары тәкъдим ителде, шулай ук Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламентының социаль мәсьәләләр, хезмәт, гражданнар сәламәтлеген саклау һәм спорт буенча комиссиясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев