Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Халыкара фестиваль җиңүчесе

13 яшьлек Данир Нигъмәтуллин халыкара фестивальдә татар халык җыры белән уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Филиза СӘЛАХОВА

 

Җәйнең беренче көннәре Данир өчен шатлыклы вакыйга белән истә калачак, чөнки ул Сочи шәһәрендә үткәрелгән бик зур бәйгедә III урын яулады.

Данир Фәндәм улы анда йөзләгән катнашучы һәм меңләгән тамашачы каршында татар телендә бик матур җыр башкарган. 2-6 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә уздырылган конкурс-фестивальдә өченче урын алуы – барыбыз өчен дә горурлык.

“Триумф на Южном побережье” дип аталган әлеге бишенче халыкара фестиваль 2-6 июнь көннәрендә Сочида (Адлер) булып, районыбызның Пучы авылында яшәүче яшүсмер егет өчен онытылмаслык кичерешләр бүләк итә. Өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, грамота, кубок белән бүләкләнә. Аңа медаль тапшыралар.

 

Республика горурлыгы

 

Әнәк мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясаган Данир халыкара музыкаль фестивальдә Актанышны гына түгел, ә республикабызны танытты. 

Фестиваль 4 көн буена сузыла. “Адлеркурорт” дигән зур гына пансионатта яшиләр. Беренче көнне репетиция ясыйлар. Икенче көнне чыгыш ясау була. Өченче көнне бүләкләү тантанасы үткәрелә.

Юлда бару-кайту, яшәү чыгымнарын “Әманәт” хәйрия фонды күтәрә. Җитәкчесе – Венера Рифкат кызы. “Әманәт” – Татарстан Республикасында эшләп килүче хәйрия фонды. Ул 2022 елда Әнәк авылында оештырыла, Илшат Фәрдиев гамәлгә куя. Фондның төп максатлары: гаилә кыйммәтләрен ныгыту; гаилә-тарихи хәтерне саклау; мәдәни-тарихи комплексны үстерү һәм саклап калу.

 

Милли мәдәниятне үстерү юлында

 

“Триумф на Южном побережье” бәйгесенең максаты һәм бурычлары: балалар һәм яшүсмерләр иҗаты мәдәниятен үстерү; милли мәдәниятләрне саклау; мәгълүмат һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр коллективлары җитәкчеләрен, укытучыларын һәм катнашучыларын берләштерү; Россия регионнары арасында иҗади элемтәләрне җайга салу һәм ныгыту; әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләренең, дәүләт институтлары һәм уку йортларының игътибарын талантлы башкаручыларга һәм коллективларга җәлеп итү.

Конкурс-фестивальнең оештыручысы булып балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының “Сәнгать дөньясында” фестиваль программасы тора.

Вокал башкаручылар бәйгедә берничә юнәлештә чыгыш ясыйлар (соло, дуэт, трио, кече форма, ансамбль, хор). Академик җырлау, эстрада вокалы, халык вокалы, джаз вокалында җиңүчеләр ачыклана. Шулай ук конкурсларда беренче тапкыр чыгыш ясаучы катнашучылар өчен “Дебют-вокал” дигән төр дә бәйгегә кертелгән. 

Вокалдан тыш, “Бию” номинациясе дә берничә юнәлештә үткәрелә. Бу мәгълүматлар киләчәктә әлеге фестивальдә катнашырга теләүчеләр өчен дә кызык булыр. Фестиваль ел саен уздырылып, быел бишенче мәртәбә яшь талантларны бер сәхнәгә җыйды.

 

Әнисенең зур терәге

 

Данир Нигъмәтуллинга 13 яшь. Ул Пучы урта мәктәбендә белем ала. Быел 6 нчы сыйныфны тәмамлап, 7 нче сыйныфка күчте. 

Шундый зур, дәрәҗәле халыкара фестивальдә Татарстаннан берүзе генә катнашкан. Мәскәү өлкәсеннән, Волгоград кебек бик зур төбәкләрдән йөзләгән сәләтле балалар белән бер фестивальдә үз осталыгын күрсәткән ул. Татар халык җырын башкарып, призлы урын яулавы – барлык милләттәшләребез өчен горурлык. Алдагы конкурсларда да катнашып, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.

Бәйгегә әнисе Фәйрүзә Нигъмәтуллина белән барган. Ул – аның җитәкчесе дә. Оештыручылар Фәйрүзә Вәсим кызына Рәхмәт белдергәннәр.

Фәйрүзә Нигъмәтуллина 1992 елда Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган. Пучы мәдәният йортына эшкә кайтып, 26 ел шунда хезмәт куя, Пучы мәдәният йортын җитәкли. Хәзерге вакытта, соңгы 8 елда Әнәк клубы җитәкчесе булып эшли.     

 

Бәйгеләрдә осталык арта

 

– Нинди җыр белән катнашты?

Җырчы егетнең әнисе, мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Вәсим кызы безнең соравыбызга болай дип җавап бирде:

– Данир 13-15 яшьлекләр арасында вокал буенча чыгыш ясады. “Ай, җаный, вай, җаный” дигән татар халык җырын башкарды. “Халык вокалы” дигән номинация иде.

– Фестиваль турында кайдан ишетеп белдегез?

– Февраль аенда безнең электрон почтага чакыру килде. Ерак ара булганлыктан, башта икеләнеп тордык. Җитәкчеләр, иганәчеләр белән сөйләшкәннән соң, март ае башында заявка тутырып җибәрдек. “Электрон почтаны каян таптыгыз?” дип сораган идем. Данир моңа кадәр Яр Чаллы шәһәрендә халыкара конкурсларда катнашып килде. Менә шуннан безнең турында мәгълүмат алынганы билгеле булды. Соңгы тапкыр Яр Чаллыда “Выше облаков” дигән халыкара конкурста икенче урын алган иде.

– Данирга җырлау сәләте кемнән күчкән?

– Үзем мәдәният хезмәткәре булганлыктан, ул кечкенәдән клубта үсте. Төрле мәдәни чараларда, концерт-спектакльләрдә актив катнаша. Мәктәптә музыка җитәкчесе Регина Фәтхетдинова һәм үзем шөгыльләнәм.

Минем әнием бик матур җырлый иде. Әти дә җырлады. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап кайткан елларда сәхнәдә җырлый идем, хәзер яшьләргә юл бирәм. Үзем күпчелек оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәм, компьютерда документация эше белән утырырга туры килә. Бертуган энем Нәсим Заһертдинов әле дә сәхнәдә бик матур җырлый. Җырлау сәләте гаиләбездән килә.

– Улыгызның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

– Улым үземнең юлымнан китәр дип уйлыйм. Мин аны ел саен Алабуга мәдәният училищесына “Ачык ишекләр” көненә һәм аны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәләренә алып барам.

Ул инде әлеге уку йортының бөтен корпусларын күреп чыкты. Кайсы бүлек кайсы җирдә укыганын белеп тора. Шушы юлдан китәр дип өметләнәм. Шуңа күрә конкурсларда катнаша. Кабул итү шартлары буенча портфолиосында баланың үсешенә бәйле нәтиҗәләр булырга тиеш. Үзенең дә теләге зур.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев