Юкә чәчәге – йөз төрле авырудан шифа
Актаныш урамнары бүген җәйнең иң гүзәл бизәгенә төренгән — юкәләр чәчәк атты. Юкә чәчәгенең нәфис таҗларыннан таралган баллы хуш ис һаваны гына түгел, күңелләрне дә иркәли, уйларыбызны якты итә. Бу сихри мизгелләрдә табигать үзе безгә елмая сыман. Актаныш урамнар буйлап атлау үзе бер ләззәткә әверелә, күңел җәйнең җылы кочагында тынычлык таба. Юкә чәчәк аткан мәл — табигатьнең иң нәзакәтле чагы. Бу матурлыкны күрергә, тоярга һәм күңел түренә сеңдерергә ашыгыгыз.
Юкә чәчәге үзенчәлекле табигый үзлекләргә ия һәм ул халык медицинасында киң кулланыла. Бу могҗизави үсемлек күп кенә чирләрдән котылырга ярдәм итә.
Бавырне чистарту һәм үт кудыру
Юкә чәчәге үт кудыру үзлегенә ия, ул бавырны токсиннардан чистартырга ярдәм итә. Бу максаттан гади юкә чәе әзерләнә: 1 аш кашыгы кипкән юкә чәчәгенә 300 мл кайнар су салып, 5–7 минут төнәтергә кирәк. Әлеге эчемлекне иртән ач карынга, бал яки шикәр кушмыйча эчәргә киңәш ителә.
Канны сыеклау һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан
-
Канны сыеклау өчен: Юкә чәчәкләрен 20 минут дәвамында кайнатып ясалган кайнатма канны сыекларга ярдәм итә.
-
Ашказаны авыруларыннан: Ашказаны-эчәк тракты чирләреннән интеккән кешеләргә табиблар көненә бер тапкыр гадәти чәйне юкә чәе белән алыштырырга киңәш итә. Бу очракта аны ашаганнан соң эчәргә кирәк — бу ашкайнатуны тизләтә, бөерләрне токсиннардан һәм шлаклардан тазарта.
-
Үт куыгы авыртканда: Юкә чәен йоклар алдыннан, кичке аштан соң 1–2 сәгать үткәч эчү файдалы.
Йокысызлыктан һәм хроник арудан
Йоклар алдыннан балсыз һәм шикәрсез 150–200 мл юкә төнәтмәсе эчү хроник арудан һәм йокысызлыктан арынырга ярдәм итә. Шулай ук бу шифалы чәйне онкология авырулары булган кешеләрнең дә рационына кертергә мөмкин — ул организмга зыян китермичә, аны куәтләндереп җибәрәчәк.
Юкә төнәтмәсе түбәндәге очракларда да ярдәм итә:
-
Атеросклероз, варикоз һәм геморрой булганда;
-
Үлекле яраларны чистарту, пешкән урыннарны дәвалау өчен;
-
Радикулит вакытында компресс рәвешендә.
Хатын-кызлар сәламәтлеге
Юкә чәчәге хатын-кыз организмы өчен аеруча файдалы. Аны менструаль цикл бозылганда һәм климакс чорында халәтне җиңеләйтү өчен кулланырга киңәш итәләр.
Мөһим искәрмә: Куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү файдага гына булыр. Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев