Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Туган җирнең хуш исе: Райондашларыбыз махсус хәрби операциядәге сугышчыларга чәй әзерли

Таш каланың ыгы-зыгылы тормышында яшь барган саен мәңгелек кыйммәтләргә- аерым алганда, туган җиргә тартылу, сусау сизелә. Бигрәк тә авылда туып-үскән кешегә. Илчебай авылы кызы Рәмзия Вәлиева да соңгы елларда яздан алып көзгә кадәр 99 яшьлек әнисе Халисә апа белән искиткеч гүзәл табигатьле туган авылында яши. Болын, урманнардан үләннәр җыя, алардан чәйләр ясап туганнарына, дусларына бүләк итә. Быел исә хуш исле, файдалы чәйләрен махсус хәрби операциядәге сугышчыларга озата башлаган. Рәмзия апаның чәйләре меңнәрчә чакрым юл үтеп, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшүчеләрне җылыта, якташларыннан туган як сәламнәрен тапшыра.

Рәмзия апаның йортына барып керүгә урманның хуш исе каршы ала.  Идәннәр, өстәл, диван өсләренә газета җәелгән, аның өстендә кура җиләге, меңьяфрак, чия яфраклары, мәтрүшкә кибә.

Боларның барысын да тынгы белмәс ханым Илчебай урман-яланнарыннан җыйган, шулардан  махсус хәрби операциядәге сугышчыларга тиз арада чәйләр ясап җибәрә. 

 

Рәмзия апа, бу эшкә кайчан тотындыгыз?

Кышкы озын кичләрне шәһәрдә ничек уздырмак кирәк? Авылдан җыеп алып килгән шифалы үләннәрдән чәйләр ясый башладым. Быел яз башында Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге китапханәгә танылган шагыйрь, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм җыеп илтүче, волонтер, Мөслим егете Рүзәл Мингазов белән очрашуга чакырдылар. (Рәмзия Вәлиева- шигырьләр яза, шигърият, әдәбият дөньясында кайный. Актанышның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзасы) 

Рүзәлнең барысын да аңлатып ясаган чыгышын тыңлагач, ничек тә якташларыбызга ярдәм итәсем килде, шушы чәйләрне сугышчыларга ясарга кирәк, дип уйладым. Тиз генә кайттым да күршемә кердем. Аның белән  дәфтәр бите зурлыгында капчыклар тектек, эченә өйдәге үләннәрне ваклап салып чыктык, төнге икегә дүрт тартма чәй әзер иде инде. Рүзәл безнең күчтәнәчне бик шатланып кабул итте. Сугыш кырына алып барып, шушы чәйне үзе пешереп, солдатларны сыйлады. Егетләрнең рәхмәтләрен алып кайтып тапшырды. Кешеләргә чак кына булса да ярдәм итә алуым миңа канатлар куйды.

Быелгы җәйне Рәмзия апа аеруча көтеп ала. Беренче шифалы үләннәр баш төртүгә, аларны җыя, киптерә, ваклап чәйгә әзерли. Чәйнең составы гел үзебезнең табигать үсемлекләре-  карлыган, кура җиләге, чия, меңьяфрак, мәтрүшкә, җир җиләге, каен җиләге, сырганак яфраклары янына кипкән алма, чия дә куша. Гадәттә сугышчыларны чәйне учак өстендә чиләктә кайната, дәфтәр бите зурлыгындагы капчык нәкъ бер чиләк кайнаган суга исәпләнгән. 

Үләннәрем күп, капчык тегәргә мөмкинлек юк. Кечкенә капчыклар әзерләүдә ярдәм сорап, «Ихлас гамәл» кибете хуҗасы Илина Арслановага мөрәҗәгать иттем. Илина ханым бу хакта таныш-белешләренә җиткерде. Чишмәбаш авылыннан 90 яшьлек Флүсә Мөхәммәтшина бик пөхтә итеп капчыклар тегеп китерде. Уразай авылында яшәүче шагыйрә апабыз Кадрия Саматова да, олы яшьтә булуына карамастан, махсус хәрби операциядәге сугышчылар турында сүз чыгуга, авызлары бәйләнә торган 25 капчык тегеп бирде. Өлкән яшьтәге апалрыбызга зур рәхмәт, аларга бүләк тә әзерләдем,-  ди Рәмзия апа.

Ул бу инициатива күркәм традициягә – сугышчыларга туган ягыбызның бөтен матурлыгын, ямен, хуш исләрен яу кырына озатучы бер изге гамәлгә әверелер дип өметләнә. «Солдатларга безнең ярдәм нык кирәк, сугышчыларыбызның күңелләре төшмәсен, үзләренең кадерле икәнлекләрен тойсыннар», ди Рәмзия апа.

Тагын шагыйрә апабыз һәр сугышчыга үзе иҗат иткән «Тик исән бул, балам!» шигырен өчпомаклы хат итеп юллаячак. Очрашудан файдаланып бу шигырен укып та күрсәтте.

Тик исән бул, балам!

Таң атканда талгын җилләр аша

Сагыну сәламнәремне җибәрәм.

Сәламнәрем сиңа барып җитсә,

Җавап көтәм язгы җилләрдән.

 

Сине уйлап, балам, көнем уза,

Дога кылып сорыйм кайтуың.

Күрешүләр насыйп булса иде,

Өзелеп көтәм таңнар атуын.

 

Ә таңнарда елап дога кылам:

Сугыш уты сүнсен мәңгегә,

Тик исән була, балам, беразга түз,

Очраша алмыйбыз бит әлегә.

 

Җылы яктан кошлар кайтсалар да,

Быелгы яз бигрәк сагышлы.

Дошманнарга минем нәфрәтем зур,

Туктатыгыз тизрәк сугышны.

 

«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары гонорар акчаларына махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм сатып алган

Рәмзия Вәлиева «Без бергә» волонтерларның коммерцияле булмаган оешмасының эшчәнлеге белән һәрдаим танышып бара. Актанышлыларның махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ничек ярдәм итүен күреп, илһам ала. Үзе әгъза булып торган "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе иҗатчыларының бер көлтә шигырьләре «Казан утлары» журналында басылып чыккан иде. Рәмзия апа тәкъдиме белән җирле шагыйрьләребез әлеге иҗат  гонорарының бер өлешенә  махсус хәрби операциядәге якташларыбызга кирәк-яраклар сатып алырга ниятләгән. Изге эшкә киртә юк. "Агыйдел дулкыннары"ның җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова белән Илчебай кызы Рәмзия Вәлиева "Без бергә" ярдәм фондына 4300 сумлык әйберләр тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев