Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«Алтынчәч» кызы Түбән Камада узган «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә I урынны алды

Бүген Түбән Кама шәһәренең 15 нче балалар бакчасында «Сөенеч» курчак театры белән берлектә оештырылган «Нәүрүз гүзәле – 2024» республика бәйгесе узды.

 

 

Бу бәйге - яшь талантлы гүзәл  кызларның язгы матур бәйрәме булды. Беренче онлайн турда 30 бала катнашкан булса , финалга 10 кыз чыкты.       Түбән Кама шәһәре һәм районы,  Чаллы , Алабуа, Сарман, Актаныштан килгән нәни кызлар жюри каршында  үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.  Гран при Түбән Кама шәһәрендә калса да, “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче сәләтле кызыбыз Гүзәл Газиева  искиткеч нәтиҗәләр күрсәтеп, финалда лаеклы беренче урынны яулады.

Гүзәл  “Әбиемә -  нәүрүз күчтәнәче” номинациясендә милли ризыгыбыз вак бәлешне,  “Салават күпере”  биремендә кулдан ясалган  “Язгы умырзаялар”  букетын яклап, биремнәрне зур осталык белән  башкарып чыкты.  “Яз гөле”   биремендә  чәчәкләр белән бизәлгән Нәүрүз кызы күлмәген мактады.“Ләйсән моңнары”  бәйгесендә “Гүзәл туган ягым”  җыры белән  жюри әгъзаларын да таң калдырды.

Гүзәлне әлеге бәйгегә әзерләгән тәрбияче Әминә Галимардановнага, апасы Румиягә, дәү әнисенә, әти- әнисенә зур рәхмәтләр юллыйбыз. Гүзәлебезне  әлеге җиңүе белән ихлас котлыйбыз. Яңадан- яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев