Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар: Сез җибәргән открыткаларны стеналарга элеп куйдык

Безнең Яңа Әлем балалар бакчасында патриотик тәрбия юнәлеше ел дәвамында алып барыла. Шул максаттан 28 август көнне бакчабызда кунакта авылыбыздан махсус хәрби операциядә булып, чираттагы ялларына кайткан егетләребез Әхмәтгалиев Инсаф Әгъзәп улы белән Гыйльфанов Рафик Дилфас улы булдылар.

Инсаф Әгъзәп улы да, Рафик Дилфас улы да кечкенә вакытларында безнең балалар бакчасында тәрбияләнгәннәр. Бүгенге көндә илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен көрәшүче батыр йөрәкле геройларыбыз алар безнең.

Очрашу вакытында бакчадагы нәниләребез әлеге герой абыйларының башта үзләре сөйләгәнне игътибар белән тынласалар, Инсаф белән Рафик абыйларын үзләре дә сорауларга күмде: «Сезнең вертолёт күргәнегез бармы?», «Безнең җибәргән открыткаларны алдыгызмы?», "Анда сезне тәмле ашаталармы?"

Бакчада йөргән нәниләребез геройларыбыз өчен җан җан атып тора. «Сез җибәргән открыткаларны торган урыннарыбызда стеналарга элеп куйдык, алар безгә сезне, туган якны искә төшереп тора», дип җавап кайтардылар егетләр елмаеп. Бераз гына андагы тормыш хәлләрен дә сөйләп киттеләр.

Балалар матур җырларын, үз куллары белән ясаган открыткаларын солдат абыйларына бүләк иттеләр. Соңрак, балаларның күзләре Инсаф абыйлары күкрәгенә тагылган медальгә төште. Хәрби батырлык өчен бирелгән әлеге медале турында да җентекләп сөйләде Инсаф.

Җылы очрашуыбыз егетләребезнең барысының да исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләп тәмамланды. Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын, сәламәт килеш туган илләребезгә әйләнеп кайтсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев