1 сентябрьдән кемнәрнең пенсиясе арта?
Августта 80 яше тулган пенсионерлар 1 сентябрьдән арттырылган пенсия ала башлаячак.
Икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин "Татар-информ" агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.
"Августта 80 яше тулган пенсионерлар сентябрьдән арттырылган күләмдә пенсия ала башлаячак", - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
2025 елда фиксацияләнгән түләү күләме 17 815,4 сум тәшкил итә.
Гамәлдәге закон нигезендә, 80 яшькә җиткәннән соң пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә. Аның күләме 100 процентка арта.
Фото- «Актаныш-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев