31 декабрьдә ял итәбез
Россия халкы өчен 2025 елның 31 декабре ял көне булачак.
Шул рәвешле, Яңа ел каникуллары 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр – 12 көн дәвам итәчәк. Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов шул хакта хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең кайберләре пенсиягә өстәмә түләү алачак. Татарстанда 43 меңнән артык пенсионер авыл хуҗалыгындагы озак хезмәт стажы өчен өстәмә түләү ала. Аны тармакта кимендә 30 ел эшләгән һәм авылда яшәүче кешеләргә Россия Социаль фондының ТР бүлеге түли. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев