Актаныш — Яр Чаллы автобусы ничек йөри?
Редакциягә «Актаныш-информ» укучылары автотранспорт предприятиесенең Яр Чаллы шәһәренә баручы автобус расписаниесе турында сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Актаныш районы автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Әлхәт Рәхмәтуллин бу сорауга тиз арада җавап бирде. Мәгълүмат буенча, Актаныштан Яр Чаллыга рейслар чәршәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге 7:00, шулай ук якшәмбе көнне 11:20 сәгатьтә кузгала. Билет бәясе — 450 сум.
Хөрмәтле пассажирлар, урыннар барлыгын алдан тикшерегез. Белешмә өчен телефон: 88(5552)3-18-41
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев