Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Атна ахырына һава торышы үзгәрә

Атна ахырында Татарстанда суытачак. 8 һәм 9 майда туфракта урыны белән минус 3 градуска кадәр кырау булуы көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, җомга көнне урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә 7-12 градуска кадәр җылы, көндез – 20-25 градус.

6 майда һава торышы үзгәрә. Төньяк циклонның актив атмосферасы фронтлары аркасында яңгыр явачак, урыны белән яшен һәм көчле җил булачак. Төнлә 8-13 градус, көндез 13-18 градуска кадәр җылына, көнчыгышта 24 градуска чаклы. 

7 майда, төнлә +1-6 градуска кадәр төшә, рсепубликаның көнчыгышында 10 градуска чаклы. Көндезге температура – +8-13 градус. Көчле җил, урыны белән яңгыр көтелә, аерым районнарда юеш кар булырга мөмкин. 

8 һәм 9 майда республика салкын көнбатыш антициклоны перифериясенә калачак. Төнге температура 0-+3 градус, урыны белән туфракта һәм һавада -3 градуска чаклы кырау көтелә. Көндез +9-15 градус җылы.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев