Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Кайсы Сабантуйга нинди артистлар килә?

Сабантуй бәйрәмнәре хәзер яраткан артистлар белән бергә уза. Яңа Әлем Сабантуенда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның чыгыш ясавын әле дә сагынып искә ала актанышлылар. «Рәхәтләнеп яраткан артистларның концертын карадык, бөтен Сабантуй уеннарында катнаштык. Иң күңелле Сабантуй булды!», диләр. 2025 нче елгы Сабантуй да алдагы елларныкыннан ким булмаска ошап тора.

  • 6 июнь, Корбан гаете көнендә Куян авылында дини бәйрәм булачак. Анда Татарстанның Халык артисты Марат Галимов һәм яраткан артистыбыз Марсель Вәгыйзов чыгыш ясаячак. 
  • 6 июньдә Карт авылы Сабантуе 18:00 сәгатьтә башлана. Якташыбыз, музыкант Илбар Сәмигуллин һәм башка артистлар халкыбыз күңелен күрәчәк.
  • 7 июньдә Тыңламас авылы Сабан туен Денис- Рузилә Мәгъдәновлар алып бара. Башлану вакыты 13:00 дип күрсәтелгән.
  • 7 июньдә 16.00 сәгатьтә башланачак Меңнәр Сабантуенда эстрада йолдызы Иркә катнаша.
  • 8 июньдә 10:00 сәгатьтә Аккүз Сабантуен Рөстәм Хәсәнов ачып җибәрә, махсус кунак Илнар  Гыйльманшин матур җырлары белән бизәячәк.
  • Чөгәнә авылында узачак Актанышбаш авыл җирлеге Сабан туена Әнвәр Нургалиевның килүе көтелә.

Әле бу без белгән, ишеткән хәбәрләр генә. Тагын кайсы авылга нинди артистлар килә икән, языгыз, белеп торыйк.

 

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев