Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Колорадо коңгызыннан ничек котылырга?

Бәрәңге чыгу белән бергә яшь үсентеләргә колорадо коңгызы «явы» ябырыла. Аңардан химиясез котылу бик читен. Шулай да без сезгә халыкта таралган бер ысул тәкъдим итеп карыйбыз.

Моның өчен коры горчица һәм уксус кирәк булачак. Бер пачка (200-250 грамм) горчицаны бер чиләк суда эретәбез. Шуңа 100 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе (уксус) өстибез. Яхшылап бутыйбыз. Килеп чыккан төнәтмә белән бәрәңге сабакларын яхшылап эшкәртеп чыгабыз. Бакчачылар әйтүенчә, шуннан соң колорадо коңгызы юкка чыга.

Тагын бер ысул бар. Моның өчен һәр бәрәңге төбенә суган кабыгы салып чыгарга кирәк. Колорадо коңгызы черегән суган кабыгының исенә түзә алмый икән. Шулай ук кыш көне аш пешергәндә суган кабыгын җыеп барып, бәрәңге утыртканда шуны һәр төпкә салып калдырырга да мөмкин. Дөрес булса, колорадо коңгызы хәзер сезнең бакчагызга кагылмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев