Кулларны ничек чистартырга?
Бакча - бакча инде ул. Җир җимертеп эшлисең. Тик менә икенче көнне эшкә барганда кулларыңны кая яшерергә белмисең. Аларны чистарту өчен берничә киңәш таптым, кайберләрен үзем дә сынап карадым - ярдәм итә.
Водород перекисе.
Үзегез түзә алырлык температурага кадәр 2 стакан су җылытыгыз. Шуңа 3 аш кашыгы савыт-саба юу средствосы, 100 миллилитр водород перекисе һәм 20 миллилитр нашатырь спирты салыгыз. Кулларыгызны әлеге катнашмада 10 минут тотыгыз. Аннары һәр бармакны һәм учны йомшак щетка белән ышкыгыз. Шунысы бар: әлеге катнашма тирене киптерә, процедурадан соң тукландыргыч крем сөртү киңәш ителә.
Лимон.
Дүрттән бер өлешен кисеп алып, согы белән кулларыгызны, тырнакларыгызны ышкыгыз, киҗе-мамык перчатка киегез. 5 минуттан кулларны сабын белән юыгыз. Гадәттә, бу алым ярдәм итә. Әгәр дә кулларыгыз агармаса, лимонны урталай кисеп, бармак очларын шунда 10 минут тотыгыз. Аннары сабын белән юыгыз һәм крем сөртегез.
Сөт һәм сабын.
1 стакан куе сөткә 1 стакан су кушарга. 50 грамм кер сабынын угыч аша чыгарып, шуңа салырга. Анда кулларны 15 минуттан да ким тотмагыз. Аннары һәр бармакны һәм учны йомшак щетка белән ышкыгыз. Процедурадан соң тукландыргыч крем сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев