Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Муеннан эшкә чумарсыз: 24-31 гыйнварга йолдызнамә

Авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз, дөрес карар кабул итәрсез.

​​​​​​

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күп нәрсә сез планнаштырганча бармас, уйламаган җирдән вак-төяк мәшәкать килеп чыгар. Ләкин сез бернигә карамыйча үз дигәнегезне эшләячәксез һәм теләгегезгә ирешәчәксез дә. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кайчандыр башлап ташланган эшләрегезне “казып чыгарып” тормышка ашырырсыз. Үзегезне “ватмагыз”, сәламәтлек ягын кайгыртыгыз. Бер-ике көн эчендә айлык эшне эшләп, бөтен кешене шаккатырырсыз. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атна киеренкелектә узар сыман, чөнки бөтен нәрсә сезнең ачуыгызны чыгара, юктан гына тирә-юньдәгеләргә бәйләнәсегез килеп тора. Үзегезне кулда тотыгыз, авыр сүз әйтеп бер гаепсезгә кешене үпкәләтеп куюыгыз бар. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Бу шәхси мөнәсәбәтләргә дә, эшлекле мөнәсәбәтләргә дә карый. Акча мәсьәләсендә артыгын борчыласыз бугай. Кирәкми. Атна ахырында көтелмәгән сөенеч көтелә. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Буш хыяллар дөньясында, иллюзияләрдә яшәмәгез, тормышка аек акыл белән карагыз дип киңәш итә йолдызлар. Хәл ителер әле дип, агым уңаена куелган проблемалар үзеннән-үзе хәл ителмәячәк. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кайбер вакыйгалар сезгә ошап бетмәсә дә, ахырдан аларның сезнең файдага булуы ачыкланыр. Атна уртасында бик файдалы һәм кирәкле мәгълүмат ишетерсез. Бу күңелегезне борчыган сорауларга ачыклык кертер. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Күптән эшләп оныткан яхшылыгыгыз көтмәгәндә үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр. Һич уйламаганда, кисәк кенә профессиягезне алыштырып кую ихтималы зур. Беркемне дә тыламагыз, үзегезчә эшләгез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сездә таулар күчерерлек дәрт-дәрман бар. Шуннан файдаланып калыгыз. Атна ахырында якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы зур, телегезне тыярга тырышсагыз, үзегез өчен яхшырак булыр. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Ешрак инициатива күрсәтергә тырышыгыз: эштә дә, гаиләдә дә, дуслар арасында да. Яңа танышларыгызга тиз генә ачылып китмәгез, беренче тәэсир дөрес тә булмаска мөмкин.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Муеннан эшкә чумарсыз. Ләкин аңа да карамастан ял итәргә дә, дусларыгыз белән аралашырга да вакыт табарсыз. Сез – игътибар үзәгендә. 
Авызыгыздан чыккан идеяләрне элеп алырга гына торалар. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Яраткан кешегез белән ике арада туган аңлашылмаучанлык аркасында салкынлык барлыкка килүе бар. Мөнәсәбәтләрне вакытында җайлау төзәтеп булмый торган хаталарны булдырмый калдырыр. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз, дөрес карар кабул итәрсез. Максатларыгызга ирешер өчен уңайлы форсаттан файдаланырга оялмагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев