Нәтиҗәләр ясау өчен бер кич сайлагыз: Бу атнага йолдызнамә
Сезнең теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер дусларыгыз бар.
Планнар төзергә һәм аларга иярергә күнеккән кешеләргә игътибар итегез. Алардан үрнәк алыгыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Дөм караңгы төндә дә якты ут таба белү сәләтегез күп кенә мәсьәләләрнең мәгънәсез булуын күрсәтер. Шуны да онытмагыз: сезнең теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер дусларыгыз бар.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Соңгы вакытта игътибар бирелгән эшләрнең алга китешенә онытылган тәҗрибәгезнең искә төшүе ярдәм итәчәк.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Җитди булырга ияләшәгез, ул атнаның икенче яртысында кирәк булачак. Йолдызлар сезнең эшегезгә җиңел каравыгызны гафу итмәсләр. Ул төзәтә алмаслык хаталарга китерергә мөмкин.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең планнарыгызга тыкшыныр, киңәшләре белән комачаулар. Ачуыгызны тыеп торыгыз, югыйсә ачык һәм озакка сузылган конфликтлар барлыкка килергә мөмкин.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бик үк уңышлы булмаган килешүләр һәм акча кертемнәре белән киеренке вәзгыять булырга мөмкин. Аның каравы романтик мөнәсәбәтләрнең башлануы мөмкин.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Күптән түгел булган вакыйгаларны уйлау, якыннарыгыз белән фикер алышу, нәтиҗәләр ясау өчен бер кич сайлагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезгә бәхет елмая, сез еш кына кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз. Теләсә нинди вакыйганы үз мәнфәгатьләрегездә кулланыгыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Авырлыкларга карамастан, сез оптимизмны һәм үз көчегезгә ышанычны югалтмыйсыз. Кемдер карьера баскычыннан күтәрелергә мөмкин.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Авыр мизгелләр дә, бик күңелле мизгелләр дә, уңышсызлыклар, уңышлар да булачак. Сезнең бурыч - үз максатларыгызны истә тоту һәм алга бару.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тыныч булыгыз, беркем белән дә талашмаска тырышыгыз. Әйе, бу җиңел булмаячак, чөнки тирә-юньдәгеләр сезне махсус рәвештә тигезсезлектән чыгаралар кебек: я күңелсез сүзләр әйтәләр, я каты итеп тәнкыйтьлиләр, үртиләр.
Балык (19 февраль – 20 март)
Сез тирә-юньдәгеләрне яхшы аңлыйсыз, аларның яшерен теләкләрен сизә, чит кешеләрнең серләрен ача аласыз. Якыннарыгыз белән йомшак булырга тырышыгыз: алар сезнең кисәтүләрегезгә сизгер булырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев