Помидор маринадлыйсызмы, иптәшләр?
Кишер яфрагы белән маринадланган помидорны беренче ашап бетерәбез. Бик тәмле була ул.
3 литрлы банкага 2-3 тырнак сарымсак, 4-5 түгәрәк борыч, бер уч кишер яфрагы салып, помидорларны тутырырга. Кайнар су коеп 15 минут тотарга. Ул арада тозлыгын әзерли торабыз. 3 литрлы банкага 1,5 л тозлык керә. Димәк, ике банкага 3 литр тозлык әзерлисе була.
1 л суга: 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы кушарга. Кайнап чыккач, 3 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе өстәргә.
Помидорның суын саркытып, тозлыкны коярга һәм тимер капкач капларга. Банкаларны әйләндереп төреп куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев