Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Районкүләм авыл хуҗалыгы ярминкәсе ничек үтәчәк?

Көзге муллык, көзге байлык ярминкәсе иртәнге 7.00 сәгатьләрдән үк башланачак. Ит белән сату итүчеләр — район мәдәният сарае автотукталышында булачак, икмәкләрне теләгән кеше — хәрби комиссариат янындда алачак. Ә инде салам һәм тирес белән сәүдә итү гомуми мунча яны тирәсендә үтәчәк.

Өлкәннәр бәйрәме алдыннан, 30 сентябрьгә ярминкә планлаштырылды. Көзге ярминкә турында без район халкыннан бик күп сораулар белән шалтыратулар алдык. Актуаль сорауларыбызга Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җаваплады.

  • Ярминкәдә елагыча хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси секторларда җитештерелгән продукция бай ассортиментта тәкъдим ителәчәк. 
  • Хуҗалыклар тарафыннан салам, тирес, икмәкләр сату оештырылачак. Хуҗалыкларга бу нисбәттән план җиткерелгән, алар 1-2 тонналап бодай мәсәлән алып төшәчәкләр.
  • Сыйфатлы ит булачак, ул көнне Яр Чаллы шәһәрендә дә ярминкә була. Хуҗалыклар районда да, шәһәр ярминкәсендә дә сату итәчәкләр. Бүленеп бу эш башкарылачак.
  • Күрше тирә республикалардан да сәүдә нокталары булачак. Әлбәттә, терлекчелек товарлары сатканда, махсус рөхсәт белән генә мөмкин булачак. 
  • Балыкны үзебезнең «Нептун» компаниясе һәм Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән тәкъдим итүләре көтелә.
  • Бәяләр «тешләшмичәк»! Итнеке 450 сумнан төшереп булмый, җитештерүгә тотылган акчаны — керем берникадәр булса да капларга тиеш! Арпа һәм бодай — 10-11, борчак — 15-17 сум булачак. Саламга һәм тирескә дә бәя кыйммәт, былтыргыдан югары булмаячак.
  • Сәүдә нокталары яки палаткаларны кичтән үк урнаштыру, тикшерү гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев