Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

90 яшьлек Рәсим Гайнанов В. В. Путинның котлавына лаек булды

Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева Бүләк авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәсим Габдрахман улы Гайнановны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Лиана Рамил кызы юбилярга Россия Президенты В.Путин һәм район башлыгы Л. Зарипов исеменнән котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырды.
 

Рәсим Габдрахман улы 1935 елның 16 ноябрендә Якты авылында туа. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ул гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Хезмәт юлын Рәсим абый механизатор булып башлаган һәм лаеклы ялга чыкканчы бу вазыйфада намус белән эшләгән. Аның намуслы хезмәте В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан медаль һәм күп санлы мактау грамоталары белән билгеләп үтелә. Хатыны белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, алты оныгына һәм алты оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.
 

Хөрмәтле Рәсим Габдрахманович! Юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев