Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат хәбәрләре

Район мәгариф идарәсе тәкъдим иткән яңалыклар белән танышып китик.

 Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова Татарстан делегациясе составында Томск өлкәсендә эшлекле сәфәрдә. 
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган әлеге чара Томск «Татар мәдәнияте үзәге»нең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелә. 
Венера Хәмәтнәсыйх кызы Томск өлкәсенең Светлый поселогында урнашкан Губернатор лицееның эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибәсе, инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән дә танышты.

***

«Эмоциональ белем. Киләчәккә караш» республика семинарында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова, технология укытучысы Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова, озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Алсу Илгиз кызы Гафурова катнашты. 
Семинар-киңәшмәдә Томск шәһәренең  Светленский лицееның яңа белем бирү концепциясе авторы һәм лицей директоры, Россиянең халык укытучысы, мәгариф һәм фән өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты Сайбединов Александр Геннадьевич җитәкчелегендә инновацион фәнни-гамәли педагогик тәҗрибә тәкъдим ителде. Катнашучылар заманча мәктәп мәгарифе үсешен принципиаль яңа күзаллау белән таныштылар, ул «Эмоциональ белем» яңа педагогик концепциягә салынган һәм күп кенә мәсьәләләргә җавап биргән педагогик практикада нәтиҗәле гамәлгә ашырылган.

***

Л.Н.Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияда җиңүче сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11 класс укучысы Мәдинә Валиеваны, укытучысы Сания Мөдәрис кызын Гыймранованы, гимназия директорын,  коллективны котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев