Әти белән бергәләп, була соң ниләр эшләп?
1 санлы «Умырзая» балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Шәрәпова Фәрсия Фәһим кызы белән берлектә әтиләрне түгәрәк өстәл артында эшлекле уенга чакырдылар.
"Әти белән бергәләп, була соң ниләр эшләп? " дигән сорауга җаваплар эзләп, фикер алыштылар.
Анкеталар тутырдылар, аннан соң әтиләр белән балалар бергәләп укыган, таныш әкиятләргә нигезләнеп, җыеп тупланган рәсемнәр белән кечкенә китаплар ясадылар.
Әти белән бергәләп ясаган кечкенә китап бүгенге көннең иң зур бүләге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев