Бүген Суыксу авылында яшәүче Бибиданә Фәттахетдин кызы Гайнетдинова үзенең 99 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Олугъ яшькә җиткән юбилярны туган көне белән Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова котлады. Бибиданә әбигә изге теләкләрен Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да җиткерде.
Юбилярга ихлас котлауларын юллап, аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, якыннарының кадер-хөрмәтен һәм җылысын тоеп, иминлектә яшәвен телибез.
Бибиданә әбине гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Нет комментариев