Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Чәчәкле Актаныш: Гүзәл затлар гына түгел, ир-егетләр дә гөлләр үстерә бездә!

Актанышның күпфатирлы йортлары яныннан узганда гөлчәчәкләргә күмелгән подъезд аллары күпме райондашларыбызга күңел күтәренкелеге, бәхетле мизгелләр бүләк итә. Гүзәл затлар гына түгел, ир-егетләр дә гөлләр үстерә икән бездә.

Болытлы, яңгырлы көннәрдә чәчәкләрнең сихри көче аеруча тәэсирле, гүя яңгыр яуганда да сине кояш нурлары озата. Чәчәкләре берсеннән-берсе купшы, затлылар. Чык тамчыларында таҗ төсләре тагы да яктырак, җетерәк күренә. Актанышның күпфатирлы йортлары яныннан узганда гөлчәчәкләргә күмелгән подъезд аллары күпме райондашларыбызга күңел күтәренкелеге, бәхетле мизгелләр бүләк итә.Тынычлык һәм Ленин проспектлары уртасындагы йортларда яшәүчеләргә рәхмәт сүзләрен генә әйтәбез, чәчәклекләрдә матурлыкка гашыйк апаларның хезмәт сөючәнлекләре ачык чагыла.

Ветеран укытучы Фәйрүзә Зарипова Ленин проспектының 13 а йортында яши. Элегрәк Фәйрүзә апа үз фатиры каршындагы тирәлеккә генә чәчәкләр утырта иде. Хәзер подъездның икенче ягына да түтәлләр ясаган. «Мине оста чәчәк үстерүче дип бөтен Актанышка таныттыгыз да, шуннан канатланып киттем», ди ул чәчәк араларыннан берән-сәрән чүп үләннәрен кәтмәнләп. Ә чәчәклек хуҗабикәсенең фантазиясенә исең китмәле!

Чәчәклек укытучы ханымның үз куллары белән талчыбыктан үргән коймачыклары белән башлана. Чәчәкле композициянең үз кояшы, сандугачы һәм йорты бар. Төрле төстәге петунияләрне лилия, гладиолус рәтләре дәвам итә. Биек розалар да бу түтәлләрдә күптәннән яши. Цинияләр, флокслар, кына гөлләре, астралар янында «Тере агач» калыккан. «Ютуб-канал»дан карап яңа төр культурага нигез сала Фәйрүзә апа. Сөн буйларында гына үсә торган нечкә талларны сайлап алып кайтып, тамыр җибәрткән. Нечкә таллар бер-берсенә бәйләнеп кояшка таба үреләләр. Җылы яклардагы бамбукларың бер якта торсын!

Бу йортта гүзәл затлар гына түгел, ир-егетләр дә матурлыкка мөкиббән. Мирзаян абый Локманов йорт каршындагы буш урынны чәчәкләргә төргән. Йөрми торган велосипедка урын табылган- рульләренә, утыргычларына бик җайлы итеп беркетелгән гөл чүлмәкләрендә яраннар чәчәк ата.

Чәчәклек  арасыннан юл өстенә күтәртелгән газ торбалары да ишек алдын артык күңелсезләп тормый хәзер.

Бакчачы дусларыбыз үзләре турында сөйләргә бер дә яратмыйлар, фотосурәткә төшүдән дә баш тарттылар. Актанышыбызны матурлап, авылдашларыбызга тормышның ямен күрсәтә белгәнегез, тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!  Киләчәгегез дә гөлләрегез кебек балкып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев