Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Мөхтәрәм остазларыбыз белән җанлы очрашу

Бакчабызда агымдагы атна мәгарифкә багышланган иде.

        Атна башында  Муса Җәлил исемендәге педагогия  көллияте  директоры Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов,  укытучы экспертлар Алсинә Рамил кызы Гайниева, Диләрә Альберт кызы Железкова белән очрашу  җанлы очрашу булып узды. Остазларыбыз-   WorldSkills  чемпионаты кысаларында Babyskils бәйгесен  төбәкара   дәрәҗәдә  башлап җибәрүчеләр.

       Бүгенге көндә әлеге чемпионат “Яшь мастер” исеме астында уза. Мәртәбәле педагоглар белән очрашуның  бакчабыз базасында булуын да әйтеп үтмичә ярамас.   Әлеге чемпионат кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әзерләп катнаштыру тәҗрибәсе белән  уртаклаштылар. Әлеге уку йорты укытучылары белән без   нәтиҗәле эшлибез. Тәрбиячеләребез  алар уздырган семинар- практикумнарда катнашып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Көллият базасында нәшер ителгән әсбапларда безнең педагогларыбызның да методик язмалары урын ала. 


                   Мөхтәрәм остазларыбыз бакчабыз базасында  икенче ел рәттән оештырылучы  
“Яшь оста” (“СабыйSkils”) төбәкара  чемпионатында катнашып,  биш компетенциядә  башлангыч һөнәри осталыкларын күрсәтүче сабыйларыбызның эшен бәяләде. Әлеге уку йорты белән хезмәттәшлек итүнең тагын бер нәтиҗәле ягы: 27 мартта Минзәлә шәһәрендә 18 компетенциядә узачак “Яшь оста”  төбәкара  чемпионатында безнең бакчабыз  педагоглары жюри составына кертелеп, эксперт вазифасын башкарачаклар.

“Буяу һәм декоратив эшләр” компетенциясендә -Вазиева Х.М., ”Рәссам” компетенциясендә - Басыйрова Н.М., «Отель администрациясе” компетенциясендә  катнашучыларны бәяләүдә Нуриәхмәтова А.Ф. катнаша. Сүз уңаеннан, остазы Хәния Минҗан кызы булган 6 яшьлек кызыбыз  Хайдарова  Аида әлеге чемпионатта “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясендә, остазы Нурия Мулланур кызы булган 6  яшьлек кызыбыз Элина Хазиева “Ресторан сервисы” компетенциясендә  чыгыш ясаячак. Әлеге кызларыбыз Актанышта узган “Яшь оста” төбәкара чемпионатында үз компетенцияләре буенча беренче урын яулаганнар иде.

                      Әлеге ачык чарада "Алтынчәч" балалар бакчасында озак еллар хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы педагоглар да катнашты. Фикер алышу тәмамланганнан соң очрашуыбыз Рамазан ае уңаеннан әзерләнгән авыз ачу мәҗлесендә дәвам итте. Мөхтәрәм табиб, дини гыйлемгә ия Назиф Миңнегалиев ислам дине кысаларында вәгазьләр укыды, бергәләп җәмәгать белән дога кылдык. Мәҗлесебез бик күңелле һәм матур узды. 


                  “Алтынчәч” балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе  Әдһәмова Кадрия Васим кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев