Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Теннисчыларыбыз белән горурланабыз һәм кайнар котлыйбыз!

17-19 март көннәрендә республикабызның Саба районында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия күләмендәге өстәл теннисы буенча ярыш узды.

Актаныш спортчысы да биредә зур уңыш-казанышка иреште.

 илебезнең 17 регионыннан hәм Татарстанның 20 районыннан барлыгы 300 спортчы катнашты.Ярышны ачу тантанасында Татарстаныбыз рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Ярыш ике категориядә гамәлгә куелды.

 

Ватаныбызның иң көчле теннисчы ир-атлары белән ярышып, спорт мастеры, якташыбыз Марат Солтанов Татарстан данын яклап парлы беренчелектә 3нче, парлы катнаш беренчелектә шулай ук 3нче урын алды.

Ә инде Татарстан районнары малайлары арасында, 2011нче елгы һәм кечерәк спортчылар арасында, Актанышның спорт мәктәбенең яшь теннисчысы Данил Солтанов район данын яклап республика чемпионы исемен яулады һәм алтын медаль иясе булды.

Остазы Б.Солтанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев