Тугызынчы дистәсен кадер-хөрмәттә каршы ала
Бергәләп сөеник

Тугызынчы дистәсен кадер-хөрмәттә каршы ала

Әтәс авылында Рәфия Рәхимованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

1 сентябрьдә, Әтәс авылында яшәүче Рәфия Рәхимовага 90 яшь тулды.

Олы юбилее уңаеннан Рәфия апаны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район хакимиятенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова да Рәфия апага җылы котлауларын һәм изге теләкләрен ирештерде.

Әтәс авылында яшәүче Рәфия Рәхимовага 90 яшьРәфия Рәхимова — гомерен гаиләсенә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган өлкән буын вәкиле. Ул тормыш иптәше белән бергә алты бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, ике баласын югалту кайгысын да кичергән.

Әтәс авылында яшәүче Рәфия Рәхимовага 90 яшьБүгенге көндә Рәфия апаның 11 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Балаларының, оныкларының, оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәү — үзе зур бәхет һәм байлык.

Әтәс авылында яшәүче Рәфия Рәхимовага 90 яшьОзак еллар төрле хезмәт урыннарында намус белән эшләгән Рәфия Рәхимова тырышлыгы, сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге белән якыннарына һәм авылдашларына үрнәк булып тора.

Әтәс авылында яшәүче Рәфия Рәхимовага 90 яшьРәфия апаны 90 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игътибар-кайгыртуын тоеп, бәхетле һәм имин картлык кичерүен телибез!

 


Нет комментариев