Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Уйнап-көлеп үтте

Сабан туе халык уеннары мәйданында халык гөрләп торды.

Монда чүлмәк вату, капчык белән бәрешү, капчык киеп йөгерү, гаилә белән катнаша торган -тачка этү, гер күтәрү(бу ГТО нормативларына да кергән) йомыркалы кашык кабып йөгерү, авыш баганага менү, утын кисү, кем иң көчле -тәгәрмәч тәгәрәтү, чиләк белән су ташу, кул көрәше, ваннадан балык тоту кебек уеннарда көч һәм җитезлек сыналды. Туры багананы да бик күпләр үзенә буйсындырырга теләде, әмма ләкин туры багана тик җитезләргә генә буйсына. Актаныштан Заһир Рәшитов 1 минут та 55 секунд эчендә менеп, бүләккә әтәч алды.

Авыш баганага менү исә карап торуга бик җиңел, авырлыкларсыз, ялт итеп кенә менәрлек кебек. Дөрестән исә ул һәр адымын дөрес, уйлап басучыларны гына финишка җиткерә. 


Уеннар, ярышлар нәтиҗәләре белән алдагы язмаларыбызда таныша алачаксыз, дуслар!

Айнур Гыймадиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев