Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм! Сезнең фидакарь хезмәтегез районның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә, халыкның иминлеген саклауда зур роль уйный.
Агымдагы елда районда юл төзелеше һәм ремонт эшләре күләме гаять зур булды, 1 миллиард сумга якын эш башкарылды. Бу – зур күрсәткеч, һәм ул сезнең намуслы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек телим. Юллар һәрвакыт имин, күңелләр тыныч булсын!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев