Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта шахмат һәм шашка буенча өлкәннәр арасында турнир узды

Актаныш ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан шахмат һәм шашка буенча өлкәннәр арасында турниры узды. 21 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Актанышның Балалар иҗат үзәгендә район ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан шахмат һәм шашка буенча өлкәннәр арасында турнир оештырылды. Анда һәр җирлектән һәр спорт төре буенча 1 хатын-кыз...

Актаныш ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан шахмат һәм шашка буенча өлкәннәр арасында турниры узды.
21 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Актанышның Балалар иҗат үзәгендә район ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан шахмат һәм шашка буенча өлкәннәр арасында турнир оештырылды. Анда һәр җирлектән һәр спорт төре буенча 1 хатын-кыз һәм 1 ир-ат чакырылган иде.
Актаныш, Актанышбаш, Уразай, Әтәс, Такталачык, Иске Кормаш, Аккүз авыл җирлекләреннән килгән командалар ярышта аеруча актив катнаштылар.
Нәтиҗәләргә килгәндә, шахмат һәм шашка буенча Актаныш авылыннан Илдар Имамов, Фәйрүзә Солтанова, Фәһим Галимов һәм Чишмә авылыннан Райфа Шәрәфетдинова өлкәннәр арасында чемпионнар булып танылдылар. Алар бүген Яр Чаллы шәһәрендә узачак турнирда катнашачаклар.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев