Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышның яшь өстәл теннисчылары Татарстан беренчелегендә призёр булды

14–15 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы өстәл теннисы лигасы беренчелеге ярышлары узды.

 

«Батыр» спорткомплексы спортчылары Актаныш районын лаеклы тәкъдим итеп, үзләренең яшь категорияләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

2016 елгы малайлар арасында Илгиз Хәбибуллин беренче урынны яулады. Әлеге категориядә Рияз Галиев икенче урынга лаек булды. 2015 елгы малайлар арасында Тимур Солтанов икенче урынны алды.

Яшь спортчылар тренер Булат Солтанов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Спортчыларны һәм аларның остазын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев