Бадминтон буенча Татарстан беренчелегенең Кама аръягы зона бәйгеләре 11 февраль көнне районның "Актаныш" универсаль спорт залында гөрләде.
Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм Тукай районнарыннан, үзебезнең спорт мәкәбеннән - барысы 100дән артык спортчыны үзенә җыйган турнирда Актаныш командасы ышанычлы II урынны яулады.
"Командалар арасында рәсми рәвештә урыннар чыгарылмады, ләкин очколар...
Бадминтон буенча Татарстан беренчелегенең Кама аръягы зона бәйгеләре 11 февраль көнне районның "Актаныш" универсаль спорт залында гөрләде.
Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм Тукай районнарыннан, үзебезнең спорт мәкәбеннән - барысы 100дән артык спортчыны үзенә җыйган турнирда Актаныш командасы ышанычлы II урынны яулады.
"Командалар арасында рәсми рәвештә урыннар чыгарылмады, ләкин очколар саны буенча без фәкать Түбән Кама командасыннан гына калышабыз", - дип сөйләде бу хакта район спорт мәктәбенең бадминтон секциясе остазы Алгинат Гәрәев. Шәхси беренчелектә үз яшь төркемнәрендә Размик Микаелян - I, Алинә Харисова, Гадел Насыйров - II, Азамат Вәлиев, Гөльяр Әхмәтдинова, Азамат Рахманов, Илүс Хәкимов, Раил Хөббетдинов III урыннарны яулаганнар.
Призлы урын ияләре, шулай ук, зона бәйгесендә IV-V урыннарга лаек булган спортчылар Актаныш данын март аенда узачак Казанда финал уеннарында яклаячаклар.
Нет комментариев