Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иң оста футболчылар – Татар Суыксуы җирлегеннән

Физкультурачылар көне уңаеннан, узган ялларда, район үзәгендә, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән спортчыларыбыз үз көчләрен велоярышта һәм футбол уеннарында сынадылар. Велоярышлар - бик тә дулкынландыргыч бәйге. Зур тизлек тудыручы бу тәгәрмәчле дусларны күпләр үз итә. Шуңа күрә дә елдан-ел бу төр бәйгедә катнашучылар саны да ишәя. Әйтик, узган ел анда...

Физкультурачылар көне уңаеннан, узган ялларда, район үзәгендә, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән спортчыларыбыз үз көчләрен велоярышта һәм футбол уеннарында сынадылар.
Велоярышлар - бик тә дулкынландыргыч бәйге. Зур тизлек тудыручы бу тәгәрмәчле дусларны күпләр үз итә. Шуңа күрә дә елдан-ел бу төр бәйгедә катнашучылар саны да ишәя. Әйтик, узган ел анда 8 кеше катнашса, быел бу сан 17гә җитте. Бәйге "Бердәм Россия" партиясенең райондагы "Яшь гвардиячеләр" канаты һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә үткәрелде.
Велосипедта тренировка ясау бер нәрсә, ә ярышу бөтенләй башка. Зур тизлек, җилне буйсындыру, башка катлаулылыклары бар аның. Шушы халәткә бәйге комарлыгын да кушып, велоузышчылар стартка басты. Аларның иң зурысына 34 яшь, иң кечесенә 8 яшь иде.
Велоузышларны узган елгы чемпион Илнур Ваньшин әйдәп барды. Узасы ара да шактый иде. Спортчылар хакимият каршындагы мәйданда старт алып, Баян Дәүләтов урамы буенча 57 нче бистәдән, РТСны да үтеп, дамба күпере аша үзәк урамнан финиш сызыгына юнәлде. Ярыш кызу төс алды. Чөнки җиңүчеләр өчен бүләкләр дә саллы әзерләнгән. I урынга - тизлекле велосипед. Аны башкарма комитет каршындагы капиталь төзелеш идарәсе бүләккә куйган. II, III урыннарга шулай ук велосипедлар - аларны 43 нче санлы Ык буе бер мандатлы округының Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов тәкъдим итте.
Чемпион исеменә быел да Илнур Ваньшин тугры калды. II урында Аяз Гыйздәтуллин, III урында Гадел Мортазин, IV урында Искәндәр Һадиев, V урында Айзат Камаев һәм VI урынга Тимур Сәетов лаек булды. "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә бердәнбер хатын-кыз катнашучы - Резедә Заһертдинова, иң яшь катнашучы номинациясендә Рәйхан Хаҗиев бүләкләнделәр.
Бу көнне авыл җирлекләре арасында барган футбол уеннарының финал өлеше дә узды. Спортның әлеге төренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан, җирлекләрдә футбол ярышлары июль урталарында башланып киткән иде. Районкүләм бу бәйгегә 16 җирлектән командалар тартылды. Бу чарага актив алынуның тагын бер уңай сәбәбе - җирлекләрне спорт мәйданчыклары белән тәэмин итү.
Футбол ярышлары әүвәл 5 зонада үтте. Монда иң көчлеләр дип табылган командалар арасында ярыш соңыннан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан төзелгән Актаныш авылының 57нче бистәсендәге спорт мәйданчыгында оештырылды.
Командалар зур әзерлекле һәм җиңүгә өмет итеп килгәннәр иде. Бердәм команда тулаем спорт костюмнары белән дә тәэмин ителгән. Уенчылар капкага туп кертү өчен бар тырышлыгын куйса, жанатарлар аларга көч биреп торды.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә исә, I урынны Татар Суыксуы авыл җирлеге командасы яулады. II урында - кировлылар, III урында - Мәсәде авыл җирлеге спортчылары.
"Иң яхшы капкачы" исеменә Динар Ахунов лаек булды, "Иң яхшы һөҗүмче" - Динар Нәбиев, "Иң яхшы саклаучы" - Сирин Митрофанов, "Иң яхшы бомбардир" Айрат Галимов булды. Җиңүче командалар Мактау кәгазе һәм кубокка ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев