Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!

18 февраль көнне районыбыз янәдән бик күп кунаклар кабул итте. Бирегә республиканың барлык районнарыннан, шәһәрләреннән барысы 1500гә якын мәгариф хезмәткәре Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы кышкы спартакиадасының финалына җыйналды. Физик культураны пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан, шулай ук педагоглар, җитәкчеләр арасында физкультура-спорт эшләрен көчәйтү уңаеннан мондый спартакиада быел бишенче тапкыр үткәрелә....

18 февраль көнне районыбыз янәдән бик күп кунаклар кабул итте. Бирегә республиканың барлык районнарыннан, шәһәрләреннән барысы 1500гә якын мәгариф хезмәткәре Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы кышкы спартакиадасының финалына җыйналды.
Физик культураны пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан, шулай ук педагоглар, җитәкчеләр арасында физкультура-спорт эшләрен көчәйтү уңаеннан мондый спартакиада быел бишенче тапкыр үткәрелә. Спартакиадага килүчеләрнең кайберләренең Актанышта беренче тапкыр гына булулары икән. Районыбызның матурлыгына соклануларын яшермәде алар. Ә безнең халык кунакларны ничек каршыларга белә ул! Бу юлы да нәкъ шулай булды. "Актаныш" спорт комплексында спартакиаданы ачу тантанасында балалар бакчаларына йөрүче нәниләрдән алып, зурларга тикле бергәләп әзерләгән концерт номерлары, күпереп пешкән икмәк, тәмле чәкчәк күңелләренә хуш килде. Ярышларга дәрт-дәрман өстәде. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та үзенең сәламләвендә спартакиаданың безнең җирлектә үткәрелүе очраклы түгел, дип ассызыклады.
- Актаныш - Энгель Нәваповичның туган җире. Икенчедән, бездә республикакүләм ярышлар уздыру өчен спорт комплекслары да, шартлар да җитәрлек. Республиканың ерак районнарыннан да бирегә килеп, безнең яшәү шартлары белән танышу, аралашу начар булмас. Шушындый зур спартакиаданы бездә уздырган өчен Мәгариф министрлыгына зур рәхмәт. Катнашучыларга уңышлар, җиңүләр насыйп булып, имгәнүләрсез генә уздырырга насыйп булсын, - диде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның да спорт киеменнән килүе аның спортка нинди карашта булуын тагын бер кат дәлилли иде.
- Спартакиаданың җәйге төрен дә, кышкысын да ел саен уздырабыз. Укытучыларыбыз яшь буынны тәрбияли. Без яшь буынга дөрес тәрбия бирергә тиеш. Чөнки һәрбер кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Моның өчен дөрес туклану, хәрәкәтләнү, физкультура белән шөгыльләнү, вакытында медицина күзәтүе үтү зарур. Шулай булганда гына кешенең сәламәтлеге була, һәм эшкә дә энергиясе җитә дигән сүз. Моны баланың күңеленә балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән үк салырга кирәк. Мәгариф идарәсе җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылары һәр спорт төре буенча көч сынашып, укучыларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Шуның өчен спартакиаданы ел саен ихтыярый-мәҗбүри үткәрәбез, - ди Энгель Нәвап улы.
Үзенең исә чаңгы спорты белән мавыгуын да яшермәде министр. Алай гына да түгел, мәгариф идарәсе җитәкчеләре арасында уздырылган VIP-йөгерүдә ир-атлар арасында финишка беренче килеп, оста чаңгычы икәнен дә раслады.
Әйе, бу көнне Актанышның спорт комплекслары, чаңгы-роллер трассасы шаулап торды. Чаңгыда йөгерү эстафетасы, тимераяк (шорт-трек), өстәл теннисы, волейбол, турникта тартылу, гәүдәне күтәрү, аркан тарту, хоккей, волейбол ярышлары киеренке төстә узды. Һәркемнең дә җиңәсе килә иде.
Чаңгы ярышлары уздыру өчен көне җилле һәм салкынча булса да, катнашучылар сынатмады. Таныш түгел чаңгы юлы буйлап, тиешле дистанцияне уздылар. Кемдер финишка беренче, кемдер соңгы килде. Ләкин күңелләрен төшермәделәр.
Светлана Апанаева, Яр Чаллы шәһәреннән:
- Мондый чараларда беренче генә катнашуыбыз түгел. Барыбыз бергә җыелышып, дусларча аралашабыз. Әлбәттә, республикакүләм ярыш булгач, борчылабыз. Аңа алдан ук әзерләнәбез.
Эдуард Михайлов, Әгерҗе районыннан:
- Мин үзем чаңгыда йөгерергә, республика ярышларында катнашырга яратам. Һәрвакыт 4-5-6 нчы урыннарны алып киләм. Укучылар белән дә ярышларга яратып әзерләнәбез. Аларда спортка мәхәббәт тәрбияләргә омтылам. Мондый ярышлар гел булып торсын иде.
Алия Зәкиева, Балтач районыннан:
- Министрның туган җире бик матур, һәм анда шундый тырыш кешеләр яши икән. Биредә чаңгы трассасы бик үзгә. Шулай булса да, аны артык кыенлык тудырмыйча гына уздык. Безгә нык ошады. Каршы алулары да, ярышларны оештырулары да югары дәрәҗәдә. Актанышлыларга моның өчен зур рәхмәт.
Ә спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе, мөгаен, командаларның аркан тартышуы булгандыр. Дәресләрдә җитди итеп күрергә гадәтләнгән укытучыларның шулкадәр бирелеп аркан тартуын, бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү үзе бер манзара булды. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды. Бары тик бер максат - җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!
Сүз дә юк, 49 команданың барысы да җиңүче була алмый. Пьедесталга иң-иңнәр генә күтәрелә алды. Спартакиадада нәтиҗәләр укучылары 3500гә тикле булган "А" төркеме районнары арасында - аерым, 3500дән күбрәк булган "Б" төркеме районнары арасында аерым чыгарылды.
Гомумкоманда беренчелегендә "А" төркемендә барлык спорт төрләре буенча Актаныш районы - I, Чирмешән районы - II, Мөслим районы III урынга, "Б" төркемендә Кукмара районы - I, Мамадыш районы -II, Азнакай районы III урынга ия булды.
ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕҢ ФОТОЛАРЫ МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев